ИГЕЛЕКЛЕ ЭШКӘ ТОТЫНАБЫЗ! АЛЛАҺЫГА ТАПШЫРДЫК!
Хөрмәтле авылдашлар, "Каюм Насыйри туган җирне торгызу фонды"ның игелекле эшләрен санап бетереп булмый.
Фонд директоры Асия Наилевна - идеяләр генераторы! Аның чираттагы теләге - авыл тарихына багышланган китап булдыру. Авыл халкы да тели моны, әмма теләк - бер, мөмкинлекләр - икенче. Китап редколлегиясе төзелде, эш башланды. Китапны язу эшенә республиканың танылган тарихчысы, тарих фәннәре кандидаты Рәшит Галләм "җигелә", ә безгә аңа бөтен яктан да ярдәм итәргә кирәк булачак.
Хөрмәтле авылдашлар, авыл тарихына кагылышлы мәгълүматыгыз булса, хәбәр бирегез. Китапка шулай ук авыл кешеләре, күркәм гаиләләре турында очерклар да керәчәк. Кемдә нинди информация бар , барысын да авыл музеена алып килүегезне үтенәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев