Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Игелек кылыр өчен мөмкинлек һәрвакыт бар

Айларның солтаны – изге Рамазан ае зур кунак булып килде.

Ә инде кунакны каршы алырга һәм күчтәнәчләр белән озатырга кирәк. Без барыбыз да шушы айны шатланып, сөенеп каршы алабыз. Быелгы Рамазан аен күрә алуыбыз белән бәхетлебез, сәламәтлегебез булып, уразаны тота, акылыбыз камил булып гыйбадәтләрне үти алуыбызга шөкер итәбез.

Рамазан – изгелекләр ае, бу айда күп игелекләр кылырга тырышабыз. Кешеләр арасында көчлеләр һәм зәгыйфьләр дә, байлар һәм ярлылар да, олылар һәм кечеләр дә бар. Һәрбер кеше үзе генә яши алмый. Ни кызганыч, арабызда башкалар ярдәменә мохтаҗ булучылар – өлкән яшьтәге әби-бабайларыбыз, сәламәтлекләре чикле авырулар бар. Аларга карата тагын да миһербанлырак булсак икән. Ә инде изгелек кылыр өчен мөмкинлекләр һәрвакыт табыла.
 

Безнең Күгәй мәдәният йортында изге Рамазан аенда «Игелек кылыр­га ашык!» дигән акция башланып китте. Лаеклы ялдагы апаларыбыз – Дания Кәримова, Фирдәнә Закирова, Хәлимә Җәләлиева, Суфия Хәйруллина, Резидә Сафиуллина, Гөлсу Гафарова белән бергә токмач җәеп, кисеп, өлкәннәргә, мохтаҗларга таратып чыктык. Күгәй мәктәбендә озак еллар татар теле һәм әдәбият дәресләренә мәхәббәт тәрбияләгән Роза апа Фәйзуллинага бардык. Роза апа улы тәрбиясендә яши. 93 яшьтә камил акыллы, биш вакыт намазын калдырмый. Безне шатланып каршы алды. «Минем тормышым заяга узмаган икән, укучыларым гел хәлемне белеп тора, сезнең белән мине очраштыр­ган өчен Аллаһ Тәгаләгә чиксез рәхмәтлемен, миңа бу зур бәйрәм кебек булды. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын, мине зурлаган өчен Аллаһ үзегезне зурласын», – дип чиксез рәхмәтләрен җиткерде ул.

Күңелдә шундый уйлар туды: безнең өлкәннәребез бүләкләргә мохтаҗ түгел, ә аларның хәлен белү, аралашу, кадер-хөрмәт күрсәтү ничек мөһим булуына инандым. Аллаһ Тәгалә гомер бирә икән, барыбызга да картлык киләчәк. Шуны һич онытырга ярамый. Өлкәннәребезне хөрмәтлик, хәлләрен белик, аларның догасын алып калырлык итеп яшәргә тырышыйк. Рамазан ае һәркем өчен дә игелек ае булса иде.

Рәмзия Заһидуллина,
Күгәй мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев