Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Игелек юлында – җан җылысы

Мәкаләмне Роберт Миңнуллинның «Изгелек» шигыре белән башлыйсым килде.

Чөнки ул игелекле гамәлләр кылуны яшәү рәвеше иткән язмамның геройлары – Норлатта яшәүче Әлфия һәм Фәрит Зият­диновларның күңел шигарьләре белән аваздаш.

Кешеләргә без изгелек эшлик!
Эшләмәсәк – гарьлек.
Тик изгелек эшләү җиңел түгел,
Ул – зур фидакарьлек!
Яшәү безгә авыр булыр иде
Изгелектән башка.
Шуңа күрә изгелекне эшлик
Без үзебез башта.
Шунда гына канәгатьлек хисе
Алыр сине биләп.
Һәм үзеңнең кеше икәнеңне
Син тоярсың кинәт.
Моның шулай икәнлеген
Күпләр яхшы аңлый.
Тик барыбер изгелекне
Һәркем эшли алмый.
Барыбыз да изгелеккә мохтаҗ,
Бу заманда бигрәк.
Изгелекне эшләү җиңел түгел,
Ә эшләргә кирәк!

Әгәр дә Җир йөзендәге һәр кеше башкалар өчен бер генә яхшылык эшләсә дә, яшәеш күпкә уңай якка үзгәрер иде. Дөньяны игелек коткара, дип юкка гына әйт­мәгәннәр. Әйе, халык арасында «матурлык коткара» диләр, тик нигәдер без һәр очракта тышкы кыяфәт гүзәллеген күз алдына китерәбез, ә бит аның асылында күңел матурлыгы ята. Үзенең йөрәгендә мәрхәмәтлелек, киң күңеллелек, юмартлык, шәфкатьлелек кебек сыйфатларны сыйдырганнар гына тирә-юньгә нур һәм шатлык таратырга сәләтле. Нәкъ менә ирле-хатынлы Зиятдиновлар кебек (фотода).

Игелек сүзе эченә мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтү генә түгел, күңел җылысы белән бүлешү, авыр вакытта кирәкле сүз белән кешегә терәк булу да керә.
Ир белән хатынның фикердәшләр булуы, бер юнәлешкә караулары гаиләдә дә, иҗтимагый башлангычларда да икеләтә җиңеллек һәм уңыш китерә. Әлфия ханым белән Фәрит әфәнденең уйлары һәм максатлары уртак – мөмкин кадәр яхшылык тарату. Шуның кадәр пар килеп ничек табышканнар да, ничек кавышканнар, диген. Ә бит гаилә коруларына быел 40 ел икән!
Алар икесе дә Мулла Илендә туып үскән.

«Мине күрше егете хәрби хезмәткә озату кичәсенә чакырган иде һәм шунда Фәрит сүз катты, сөйләшеп киттек. Менә шул уналты яшьтән бирле аерылышмаган без. Армиядән көтеп алдым һәм ярты ел узгач, тәкъдим дә ясады», – дип искә ала яшь чакларын Әлфия ханым.

Башта бераз яшь гаилә башлыгының әти-әнисе белән яшиләр, аннары биш ел Албабада торганнан соң, 1988 елда Норлатка күченәләр. Ирне 27 яшендә ДРСУда юл участогы начальнигы итеп билгелиләр.

– Ул юл хезмәте миңа зур мәктәп булды – яшәргә, тормышка һәм эшкә өйрәтте, – дип хатирәләр белән уртаклашты Фәрит әфәнде. – Ул заманнарны хәтерләсәгез, бернәрсә юк вакытлар бит инде, ә эшләргә кирәк, таләпләр зур. Каян нәрсә, ничек табыштырып була – шулай хәл иттек. Асфальт «үтүкли» торган катокка кадәр, тракторның көпчәкләре урынына каток урнаштырып, үзебез ясаган чаклар булды. 1987 еллар, Идел аръягында юллар төзелә генә башлаган вакыт. Хәтерләсәгез, трасса элек Төрләмә аша иде бит. Безнең якларда яңгыр явып үтсә, йөрерлек түгел. Ерак юлларга йөрүчеләрне, батып калучыларны жәлләп, өйгә алып кайта идем кунарга. Хәзер уйласам ул авыр вакытларны, үзем дә шаккатам. Юктан бар ясап, эшләдек тә, булдырдык та. Бүгенге тормыш белән чагыштырырлык та түгел бит, җир белән күк арасы. Бар да бар, кешелеклелегебезне югалтмасак иде.

Зиятдиновлар гаиләсе безнең районда ярдәмчеллеге белән билгеле. Норлатта нинди генә чара булмасын, зират өстен, тирәсен чистартумы, махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм җыюмы, маскировка сеткалары ясаумы, чишмәләр төзекләндерү, хоспис, гос­питальләргә матди ярдәм һәм башка иҗтимагый эшләрме – анда һичшиксез аларның игелекле куллары тигән, алай гына да түгел, күп эшләрнең башында тора алар. Фәрит әфәнде әле күптән түгел генә балалары һәм ирләре хәрби операциядә булган хатын-кызларга, «Халык фронты» волонтерлары өчен Алабугага экскурсия оештырды. Мулла Иле һәм Зур Өтәк мәчетләрен салуда өлеше зур. Санап үтелгәннәр гамәлләренең берникадәре генә. Алар башкарган ярдәмнәре турында кычкырып йөрергә яратмый, күбесе җәмәгатьчелеккә билгеле дә түгел, әмма халык күрә, алардан игелек күрүчеләр үзләре белә һәм рәхмәтле.
Фәрит әфәнде үзенә тормыш иптәше итеп олы һәм батыр йөрәкле хатын сайлаган. Әлфия ханым «Солдат аналары һәм хатыннары Советы» рәисе һәм үзе дә шул категориягә керә.

Уллары Рөстәм махсус операция зонасында. Үзенең дә улы өчен борчылуы зур булуга карамастан, башкаларның рухларын күтәрердәй тиешле сүзләрен, күңел җылысы һәм көче белән уртаклашу мөмкинлеген таба ул.

– Улым, Украинада бу хәлләр башлангач та, бәлки шунда китәрмен әле, диде. Мин ана һәм, әлбәттә, йөрәгем сыкранды. Киленебез дә, ике балабыз бар бит, әти-әни, сөйләшеп карагыз әле Рөстәм белән, ул уеннан кире кайтсын иде, дип өзгәләнде. Уйландым инде, тегенең дә малае бармасын, минеке дә бармасын – безне кем сак­лар һәм яклар соң? Ярар, улым, бар, батыр бул, кыю бул, дидем. Фәрит белән дә сөйләштек, – ди Әлфия апа. – Зарланмый, бар да тәртиптә, ди. Якташларның ярдәменә, догаларыгызга рәхмәт, ди. Әйе, атна саен пәнҗешәмбе гомуми гыйбадәткә җыелабыз. Доганың көче зур, ә күмәкләшеп укылганының тагын да. Һәр йортта, дөньяда тынычлык булсын, дип телибез. Ирем дә барыр иде, әмма алмыйлар. Ул да, анда барып булмый икән, димәк хәлдән килгән кадәр моннан ярдәм итәчәкбез егетләргә, дип яши һәм эшли. Фәрит шундый кеше, ул минем дә төп таянычым, ышанычым. Әгәр дә ул булмаса «Мөхәммәдия»дә дә укый алмас идем, күп максатларга да ирешеп булмас иде. Бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстердек, хәзер оныклар сөеп шатланабыз, шөкер. Икебез дә диндә. 2013 елда хаҗ кылдык. Быел улыбыз хәрби зонадан ялга кайткан вакытта да хаҗда идек. Шулай туры килде.

Олы һәм батыр йөрәкле ата-ананың гадел тәрбия­сендә үскән балалар ничек кыю булмасын да, ничек ватанын яратмасын (дәүләт белән ватанны бутамагыз – икесе ике нәрсә). Намуслары кушуы буенча илебезне якларга киткән ир-егетләребезгә исән-имин туган якларына, гаиләләренә әйләнеп кайтулар насыйп булсын.

 Күңелләребездә беребезнең дә начарлык юк. Барыбыз да Аллаһы Тәгалә хозурында. Нинди матур тормышта яшибез – кешедә тәүбә булырга тиеш, шөкер булырга тиеш. Бер-беребезгә мәрхәмәтле, игелек­ле булыйк, матур эшләребез белән дөньяны ямьлик. Яхшылык ул һичшиксез үзеңә әйләнеп кайта, дөнья шулай корылган. Махсус хәрби зонадагыларга булышу өчен вакытларын кызганмыйча армый-талмый эшләгән авылдашларга, якташларга рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шулай бердәм булып, ярдәмләшеп яшик, – ди Зиятдиновлар.

Әлеге гаилә турында бер мәкаләгә генә язып, сыйдырып бетерә торган түгел. Зирәк һәм акыллы фикерләре, изге гамәлләре, киләчәккә планлаштырган эшләре турында тулаем җиткерү өчен китап язарга туры килер иде. Андый кешеләр белән никадәр генә сөйләшеп, аралашсаң да, аз кебек, туеп булмый. Шундый булдыклы, җегет, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер якташлары булуы белән норлатлылар бәхетле. Сокландыргыч һәм хөрмәткә лаек гаилә.


Игелегегез үзегезгә Аллаһның рәхмәте, мәрхәмәте булып әйләнеп кайтсын. Эшләрегез гел уңай барсын, максат-ниятләрегезгә ирешүдә Ходай ярдәменнән ташламасын сезне хөрмәтле Зиятдиновлар. Киләчәктә онык­ларыгыз белән дә горурланырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев