Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Иганәче якташларын зурлап искә алдылар

22 февраль көнне Бакырчыда Рафикъ һәм Рәшит Бәхтияровлар истәлегенә чаңгы ярышы оештырылды.

Анда, көн суык булуга карамастан, халык бик күп җыелган иде. Авыл өчен, авылдашлары өчен бик күп күркәм гамәлләр кылган, әмма бик яшьли һәм вакытсыз гүр иясе булган бу асыл ирләрне һәр бакырчылы изге сүз һәм дога белән искә аладыр.

Биредә нинди генә чара оештырылса да, ул үзенчәлекле, колачлы һәм бик җылы атмосфералы килеп чыга. Аннары, Бакырчы халкы бердәмлек ягыннан бик тә молодцы! Анда олы яшьтәге әби-бабайлар да, әле рәтләп тәпи дә китмәгән сабыйлар да читтә калмый, ә калганнар турында инде язып та торасы юк. Чаңгы ярышы да кышкы сабантуй төсмере алды. Монда кайнар самовар чәе, тел йотарлык тәмле пылау, нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәл һәркемнең йөрәгенә җылылык өстәп, көч бирде. Шуңа күрә, көннең суыклыгы да сизелмәде.

– Бәйрәмне оештыруда материаль ярдәм күрсәтүчеләргә (мәрхүм Бәхтияровларның бертуганнары), шушындый чараларны һәрвакыт күңелле һәм авылыбыз халкын берләштерерлек итеп оештыруда башлап йөрүче клуб мөдиребез Миләүшә, аның тормыш иптәше Рафис Сәлахиевларга, мәктәп директоры Җәүдәт Сафиуллинга, җирлек башлыгы Алена Хәйруллинага алдагы көннәрдә дә халык рәхмәтен ишетеп яшәргә насыйп итсен. Исәнлек-саулык аларга, аяк-куллары сызлаусыз булсын! – ди бакырчылылар.

Бәйгедә чаңгыга баскан 37 кеше көч сынашкан. Бу санны күреп шаккаттык инде! Кечкенә генә авылда бит ул! Афәрин! Бүләкләр дә көнкүрештә бик тә кирәкле. Иң мөһиме, урыннар түгел, катнашуы ни тора бит!
Рафикъ һәм Рәшит Бәхтияровларның рухлары шат, урыннары оҗмахта булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев