Яшел Үзәннең Кече Шырдан авылында Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган тантана узды
Авылыбызда бик матур тантаналы кичә узды. Авылдашыбыз, бөек мәгърифәтче, галим Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу безнең өчен елның иң зур вакыйгасы булыр, мөгаен.
Әлеге зур датага Кече Шырдан 10 ел дәвамында әкренләп әзерләнде. Моның өчен авылдашыбыз Асия Наил кызы Гобәйдуллина бик зур көч куйды. Үзгрешләр күз алдында.
Ә, бүген исә бездә, зурдан кубып булмаса да бәйрәм. Үзебезчә, гади, авылча әмма бик җылы атмосферада узды ул. Кунакларның да мөхтәрәм вә олылары катнашты, авылыбызның чын дуслары. Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Афанасьев Михаил Павлович, Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов – ТР Дәүләт Советы депутаты, Рифат Җамал – ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Хәмидуллина Камәрия Зиннур кызы – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән башка кунаклар.
Һәр чыгыш ясаучы Каюм Насыйриның күпкырлы иҗатын, татар дөньясында тоткан урынын, бөеклеген раслады. Шулай ук галимнең исемен популярлаштыру, киң җәмәгатьчелеккә танытуда Асия Наил кызының өлеше югары бәяләнде.
Рамил Шакиров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев