Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзәннең Бакырчы авылында хәрбиләрне үзе тегеп киендерүче оста яши

«Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», – дип, белми әйтмәгәннәр. Бу сүзләр Норлат авылындагы «Халык фронты»ның «Өмет» волонтерлары штабының алыштыргысыз ир-егете Җәүдәт Сафиуллинга туры килә.

Менә ике ел инде тормыш иптәше Рүзилә белән унике чакрым ераклыктагы Бакырчы авылыннан атнага ике тапкыр, МХОдагыларга ярдәм итәргә Норлатка килә.  Илебездә шундый афәт барганда, үзләре дә өч бала тәрбияләп үстерүче укытучылар гаиләсе читтә кала димени?! Җәүдәт үз авылларындагы башлангыч белем бирүче мәктәп-бакча мөдире, тормыш иптәше Рүзилә ханым Акъегет урта мәктәбендә рус теленнән белем бирә. 

«Өмет» волонтерлар штабы тулы бер тегү цехын хәтерләтә,  унлап хатын-кыз арасында иң хөрмәткә лаек кеше – ул Җәүдәт Сафиуллин. Ра­йонда хәрбиләребезне теккән кием-салым белән бердәнбер тәэмин итүче булганга, заказлар бик күп килә, өлгереп тә булмый. Биредә егерме ике төрле продукция җитештерелә.  Җәүдәт оста тегүче, ул теккән җылы флейс материалдан костюм­нар, плащлар, эчке кием, юрганнарның исәбе дә юктыр. Әле эш урынында гына түгел, кичләрен өендә дә тегә. 

Оста егет тегү цехының алыштыргысыз төзәтүче мастеры да. Бертуктамый тегүгә машиналар да түзми, алар бит өйдә тегәр өчен генә көйләнгән. Ярый әле, хәзер депутатыбыз Ренат Мистахов солдатларга бик кирәкле булган заказга кытлык булмасын  дип,  яхшы тегү машиналары кайтарды. Компьютер программасына нигезләнгән машинада тегәргә Җәүдәт кенә булдыра. Әле ул яу кырындагы, шулай ук ялга кайткан авылдашлары белән элемтәдә тора, бердәм авылдашлары белән егетләргә җибәрү өчен ярдәм оештыра. 

Тырыш, ярдәмчел Сафиуллиннар гаиләсе ра­йон тарафыннан Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләккә лаек булды.  Егермедән артык товар гуманитар ярдәм белән «Алга», «Тимер» батальоннарында хезмәт итүче якташларыбызга җибәрелә. Җиңү өчен үзләренең көчен, вакытын кызганмыйча, тылда хезмәт итүче «Өмет» волонтерлары Россия Оборона Министрлыгының рәхмәт хатына ия булды.

МХОга әлеге бик зур, мөһим эшне оештыручы, башлап җибәрүче Роза Ягудина, игелекле эшләре белән билгеле Әлфия, Фәрит Зыятдиновларның тырышлыгы әйтеп бетергесез. Авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров һәрвакыт килеп: «Кызлар буламы, нинди ярдәм кирәк?» – дип,  хәлләрен белешеп тора. Иң сөенечле хәбәр, солдатлардан рәхмәт әйтеп яздырган видеолар, сәлам хатлары. Үзеңнең кирәкле булуыңны тою, ярдәм итә алу хисен бернәрсә дә алыштырмый!

Розалия Ибраһимова. Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Розалия апа, афәрин,бик матур язма