Быел табигать иртә уянды инде сүз дә юк, ну бу еланнар соңга калмый иде әле... Алай ук зарыгып көтмәдек лә.
Елдагыча Рус Әҗәле авыл җирлеге бинасына көтелмәгән «кунак» килгән.
– Һәр яз күренә инде алар. Кыш җылы булганга, быел тагын да күбрәк булырга мөмкин дип куркыталар. Аллаһ сакласын, кешегә зыян гына китермәсеннәр, – дип сөйли җирлек башлыгы Гөлнара Семахина.
Нет комментариев