Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ярдәм итегез: Бузай күле үлә

Күптән түгел генә рес­публика газетасы Бузай авылының табигатенә сок­ланып, күле турында да язып чыккан иде.

Кызганыч, хәлләр алай ук мактанырлык түгел икән.

 – Иделнең аръягында урнашкан Бузай авылындагы күлнең торышы бик борчый! Бездә яңа дамба ясап куйдылар, хәзер андагы ике күл саекты, үлән белән тулды. Минем әнием шул авылда туган һәм мин ул күлгә кечкенәдән балык тотарга йөри идем, үзем дә анда күп итеп балык маймычлары җибәргәнем бар. Ә хәзер яңа дамба ясагач, күл сазлык­ка әйләнеп бара, хәтта балык тота торган җирдә дә икешәр метрлы алабута үсә. Ул дамбаны шушы күлләрне киптерер өчен ясадылармы икән? Күлнең киләчәге бик тә борчый һәм бу мәсьәләне хәл итәргә үзегезнең көчегезне куярсыз дип ышанып калам, – дип, күңелен бушатты безгә Нияз исемле укучыбыз.

Бузай авылының матур табигате, төзек урамнары турында без инде берничә тапкыр язып чыккан идек. Мәчет артындагы күлгә күпләп килгән аккошларны да видеога төшереп, социаль челтәрләребез аша язылучыларыбызны шатландырдык. Журналистларыбыз тарафыннан ул күлнең тарихы да язылган иде – кайчандыр бабайлар аны кулдан казыган, балчыгын авылның икенче башына ташып күп көч куйган. Һәм бу данлыклы күл сазлыкка әверелә дигән хәбәрне ишеткәч борчылдым.

Җавап эзләп Өтәшкә авыл җирлеге башлыгы Андрей Клоповка мөрәҗәгать иттем.

– Дөрестән дә, узган ел федераль бюджеттан 28 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде, бу суммага гидро-техник корылмаларга капиталь ремонт ясалды, күл ярларын биегәйттек, таш түшәп, аны сетка белән ныгыттык. Башка чара юк иде, чөнки узган гасырның 60 елларында төзелгән дамба инде яраксыз хәлгә килде. Яңгырларда һәм көзге-язгы чорда Салатчыга йөрү мөмкин түгел иде диярлек. Ә бит анда 8 хуҗалык яши. Моннан тыш, сафтан чыккан дамба аркасында Бузай авылындагы кайбер йортларны су басу куркынычы шулай ук зур иде. Хәзер язын суы да ташымаячак. Торбалар яңартылды, ике арасындагы су көйләгеч урнаштырылды, күл суының биеклеген үзебез контрольдә тота алачакбыз. Тик башка проб­лема туды, күлнең мәйданы арту сәбәпле, ул саекты, – ди Өтәшкә авылы җирлеге башлыгы Андрей Клопов.

 Аңлавыбызча, табигатькә кагылу нәтиҗәсез калмый. Ләкин бу очракта, Татар Танае авылындагы кебек үк, төзелгән дамба бу эшне аклый. Күл белән нәрсә булачак соң?

Күл белән бер чишелеш – аны тирәнәйтергә һәм чистартырга кирәк. Моның өчен бик зур сумма таләп ителә. Сентябрь башында ЯҮМР Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөлфәт Хәбибуллин исеменә хат яздык һәм безне елгаларны һәм күлләрне чистарту федераль программасына кертүне сорадык. Бу программага эләгербез дип ышанабыз. Аннары проект документларын җыю һәм әзерләү процедурасын узачакбыз, – дип җавап бирде җирлек башлыгы.

Тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам, бу эш тиз һәм җиңел башкарылмый. Әлеге мәсьәләне тизрәк хәл итүләрен телим. Бузайның битараф булмаган халкына да мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәм: утырып, зарланып, кайдандыр ярдәм көтеп кенә булмый, чөнки ике-өч ел узса, күлсез дә калырга мөмкинсез. Безнең районда халык бергә җыелып, күлләрне чис­тарту, тирәнәйтү буенча өмәләр ясау үрнәкләре бар. Мәсәлән, Олы Ачасыр, Каратмән авылында. Без бергә һәм бердәм булганда гына көчле шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев