Ял көне иртәдән кичкә кадәр Норлатның «Нур» волейбол командасы Ю.А. Зорин призына волейбол буенча 17нче ачык турнирда булды
Барлыгы 11 хатын-кыз командасы катнашты һәм барысы да диярлек спорт мәктәпләре.
- Бу турнирда без инде 3 ел катнашабыз һәм моңа кадәр бер генә матчта да җиңгәнебез юк иде. Бу вакыт эчендә без тырышып әзерләндек һәм ниндидер нәтиҗәгә ирештек, - дип комментарий бирә команда тренеры Адель Әфләтунов.
Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
- 1 урын - «Альтера» (Новочебоксарск)
- 2 урын - «Нур»
- 3 урын - «Приволжск» (Волжск)
Шулай ук Камилла Хәйруллина шәхси бүләк - «Иң яхшы либеро»га лаек булды!
Тренерларга, җанатарларга рәхмәт, алар бернигә карамыйча, һәрвакыт безнең кызлар белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев