Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

“Ядкәръ” җыр ансамбле һәм “Мирас”бию коллективы кызлары «Балкыш» VIII Республика үзешчән башкаручылар фестивалендә Яшел Үзән районы данын яклап кайттылар

Карауҗа авылы мәдәният йортында эшләп килүче “Ядкәръ” җыр ансамбле һәм “Мирас”бию коллективы кызлары Буа шәхәрендә ветераннар арасында узучы «Балкыш» VIII Республика үзешчән башкаручылар фестивалендә Яшел Үзән районы данын яклап үзләренең көчләрен сынадылар.

- Миләүшә Марсель кызы тарафыннан оештырылган әлеге коллективлар барлык чаралар да актив катнашып, авылдашлар мәхәббәтен яулап эшлиләр. “Балкыш”фестивалендә дә алар ихтибарсыз калмадылар. Мөхтәрәм жюри әгъзаләре Карауҗа кызларының яшьләренә ышана алмый, аларның талантлы, яшь, чая булуларына сокланып, аларны барлык катнашучылар арасыннан ассызыклап, рәхмәтләрен белдерделәр.

Дистәләгән еллар дәвамында биючеләре белән дан тоткан Карауҗа авылы, бу юлы да үзенең шаян биюе белән балкыды. Биюче кызларны дәррәү килеп, көчле алкышлар белән зурладылар. Афәрин,кызлар! Афәрин Миләүшә! Карауҗа авылы һәрвакыт мактаулы булды һәм монда сезнең тырышлыгыгыз бик зур! Уңышлар,яңа үрләр көтә сездән авылдашларыгыз, - дип яза Әлфинур Хөснетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев