Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Җиңү тәрәзәләре»

Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршылаганда «Җиңү тәрәзәләре» исемле патриотик хисләр уята торган матур акция башланды.

Анда теләгән һәркем, эш кабинетының, өенең тәрәзәләрен 9 май тематикасында бизәп, катнаша ала.

Олы шырданлылар да әлеге акциягә кушылды.

-Бөек Җиңү көненә багышланган акциядән без берничек тә читтә кала алмыйбыз. Чөнки авылыбыздан илебезне сакларга сугыш кырына 350дән артык ир-егетләребез киткән. Шуларның 126сы мәңгелеккә яу кырында ятып калган, - дип сөйли Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова. – Аларның якты истәлегенә багышлап кушылдык без бу «Җиңү тәрәзәләре»нә. Миңа калса, бик матур чара бу, күңелләрдә ватанпәрвәрлек хисләрен тагын да арттыра торган. Авылыбызның хөрмәтле Галиуллиннар гаиләсе иҗат иткән әлеге рәсемнәрне фотога төшереп, сезнең белән дә уртаклашасыбыз килде. Рәхмәт аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев