Яшел Үзән

«И, газиз туган ягым, бәхетемне читтә түгел, мин синдә таптым»

Элек заманнарда патша җәнапләренең үз кулыннан нинди дә булса бүләк алырга лаек булган сала мужигы турында шигырьләр язарлар, бәетләр чыгарырлар һәм бу вакыйга тарих елъязмалар китабына теркәлеп, киләсе буыннарга барып җитәр иде.

Менә без беләбез бит, теге, чабаталы мужикның шәхсән Ленин бабай янына барганын. Ә Күлбашта яшәүче Рәдиф Әхмәдуллинның Мәскәү кремле диварлары эчендә Президент кулыннан «Ватан алдында казанышлары өчен» II дәрәҗәдәге медаль ордены белән бүләкләнүен, чынлап сорашсаң, барлык авылдашлары да белми торгандыр әле. Менә шундый замана һәм орден иясенең тыйнаклыгы инде бу.

Шундый югары дәрәҗәдәге дәүләт бүләгенә лаек булу өчен нишләргә кирәк икән, дигән соравыбызга Рәдиф абый кет-кет көлеп кенә: «Әзрәк башыңны эшләтсәң, ялкау булмасаң һәм тырышлыгыңны җитәкчеләре күреп, бәяләргә сәләтле оешмада эшләсәң – шул җитәдер», – дип җавап бирде.

– 2000 елларда совхозда эш бетте, өч елга якын хезмәт хакы алмыйча яшәдек, очын-очка ялгарга хуҗалыкта терлекләр асрау гына ярдәм итте ул вакытларда, – дип сөйли Гөлсинә ханым Әхмәдуллина. – Гел шулай яшәп булмас иде инде, Рәдифне перевод белән «Каздорстрой» оешмасына күчерделәр. Менә шул 2001дән бирле ул шунда эшли. 20 елның ун елын гына өйдә булгандыр, мөгаен, кайларда гына ясамадылар ул юлларны: Пенза да, Владимир өлкәсе дә калмады, үзебезнең республиканы әйтмим дә инде, Карамалы Тау, Татар Исламы юлларын да алар салды, менә хәзер Питрәч ягында М7 трассасын киңәйтәләр.

Совхозда вакытта да төрле машина-тракторларда эшләгән Рәдиф абый менә 20 ел автогрейдер машинисты. Андый зур техникада эшләү өчен бик зур сәләт һәм төгәллек кирәк. Буең көпчәге биек легеннән дә кечерәк булган галәмәт зур техника белән идарә итү һәм шуның капка чаклы эттергече белән юлга артык җәелгән ике сантиметр биеклекне алу яки, киресенчә, җәю өчен «аптекарь» булырга кирәктер.

«Каздорстрой»да эшләгән дәвердә язмабыз герое беренче зур бүләккә – «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исемгә 2013 елда лаек була, анысын Рөстәм Миңнеханов үз куллары белән тапшыра. Бу аның 50 яшьлек юбилеена туры килә. Ә инде алда язылган орден медален 2019 елда ала. Ул вакытта бүләкләнүчеләр арасында Мәскәү Кремлендә Татарстаннан нибары ике кеше була. Рәдиф абыйның мондый дәрәҗәләргә ирешерлек итеп эшли алуында, әлбәттә, тормыш иптәше Гөлсинә апаның да өлеше зур. Әгәр дә хуҗалыгыңны калдырырга ышанычлы терәк булмаса, айлар буена чыгып китеп эшләп булмый. Гөлсинә ханым, шулай ук, Күлбаш кызы. Белеме буенча медик, башта Ключидә фармацевт булып эшләгән. Аннан соң авылларындагы мәктәптә 25 ел педагог-оештыручы вазифаларын башкарган. Ә лаек лы ялга чыгар алдыннан дүрт ел Карагуҗадагы «Ипле» пекарнясында хезмәт куйган. Өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзергә 4 оныкка (әле төпчек кызлары тормышка чыкмаган) яраткан дәү әни һәм дәү әти.
Рәдиф абыйдан уенын-чынын бергә кушып, эх, бер улыбыз булмады шунда, дип көрсенгәнегез бармы, дип сораган идем, ул:

Бер тамчы да юк! Минем кызларым, сөбехан Аллаһ, улларны да алыштырырлык, бөтен эшне батырып эшлиләр. Инде менә кияүләребез бар, шөкер! – дип җавап бирде. Ә кызларын яратуы, алар белән горурлануы тавышына чыккан иде әти кешенең.
Кызлар үстергән әти болай да нечкәрәк күңелле буладыр ул. Өч кызың сине кочаклап, үбеп, яныңда «әтием-әтием» дип назланып үссен әле, әллә нинди кырыс ирләр дә эреп төшәр иде. Ә Рәдиф абыйның күңеле болай да каты түгел. Музыкага гашыйк, өздереп гармунда уйнаган кеше каты күңелле була ди мени?!

– Аңарда уникаль сәләт, ул искиткеч баянчы, – ди Гөлсинә ханым. – Бу аңа тумыштан бирелгәндер. Якын-тирәдә аның кебек уйный белүче юк. Яшь вакытта бик күп йөри идек концертлар белән, авылдагы бер чара да аңардан башка узмады. «Уйнагыз гармуннар»да ничә ел катнашты. Казанның елга портында Шәймиевләрне биетеп кайткан иде. Тыйнак та үзе, бик күрсәтеп тә йөрми осталыгын.

...Рәдиф абыйның абыйсына гармун алалар һәм ул аңа бик тә кызыга. Абыйсы мәктәпкә киткәнне генә көтеп тора да, кулына алып, тарткалый башлый. Аңа бу вакытта нибары 5 яшь була.

– «И, ямьле туган ягым, и, газиз туган ягым, тальян гармун моңы булып төшемә кердең» җырын өйрәндем иң беренче. Каян килгәндер андый сәләт, әти тальян тарта иде, әмма яхшы, дип әйтмәс идем. Ә әни бик матур җырлый иде, – дип искә ала Рәдиф абый. – Аннары баян алдылар. Мәктәпкә укырга кергәч үк катнаштырдылар төрле смотрларда. Авылда концертлар куя идек, егет булгач туйларда кулдан гармун төшмәде инде, ул вакытларда хәзерге кебек әллә ниләр юк иде бит, җырласак та, биесәк тә – гармун.

Менә шундый, гармунында да өздереп уйнаучы, югары уңышларга ирешерлек итеп җиң сызганып эшли дә белүче һәм тормыш юлыннан тыйнак кына атлаучы җегет ир һәм аның гаиләсе турында булды язмабыз. Татар моңына, гармунга мәхәббәтне онык ларына да салырга язсын иде бу күркәм гаиләгә.
Язмабыз герое Рәдиф Әхмәдуллинның өзереп гармунда уйнавын «Яшел Үзән»нең соөиаль челтәрләрендә карый аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: