Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Гүзәл Хәйруллина: “Көтелмәгән бүләк! Чәй эчәргә кайтыгыз!”

Юынчыдан тугры уку чыбыз Гүзәл Хәйруллина өчен газетадан бүләк оту чып-чын сюрприз була. Чөнки ул озак еллардан бирле «Яшел Үзән»не алдырса да, квитанцияне юллаганы булмый һәм җибәрергә кирәк дип уйламый да.

Күгәй балалар бакчасына йөрүче оныклары Дилә белән Дилбәр безнең газета оештырган бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланган әдәби марафонда катнаша. Һәм, квитанция кирәк дип, тәрбиячеләр сорап алган була. Алар исә, соңрак, редакциягә уенда катнашырга дип җибәрә. Гүзәл ханым бу хакта белми дә кала. Өйгә газета килгәнче үк, бүләк откансың, дип шалтыратучыларга ни дип әйтергә дә белми. Әлбәттә, шатлана!
Хәйруллиннар Юынчыда иң зур гаилә булып санала. Хәмзә абый белән Гүзәл ханымның уллары Илнур төп йортта яшәп калган. Илнур белән Гөлназ исә, уллары Данияр белән игезәкләре Дилә һәм Дилбәрне тәрбияләп үстерә. Җиде кешелек гаилә гөр килеп яши. Газетабыз килгәнне көтеп алалар, яратып укыйлар. Без бүләк иткән чәй сервизы белән түгәрәк өстәл артында чөкердәшеп чәйләргә насыйп булсын сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев