Гыйсмәтуллиннарның гаилә ядкәре - боланлы келәм
Бер чорның иң кадерле бизәге, һәр йортның диярлек горурлыгы иде ул. Бүген исә боланлы келәмнәр диварда түгел, хәтерләрдә эленеп калды.
Авылга әби янына кунакка кайткач, чоланда кечкенә боланлы келәм каршы ала, ә өйнең түрендә иң затлысы – зур келәм эленеп тора иде. Аның фонында күпме гаилә фотолары төшкән, күпме балачак хатирәләре сакланган...
Заманалар үзгәрде, келәмнәр дивардан төште. Әмма алар белән бәйле җылы истәлекләр күңелдән китмәде. Кайчак бер рәсем, бер бизәк тә еллар аша балачакка алып кайта икән.
Матур хатирәләре белән Гыйсмәтуллиннар гаиләсе уртаклашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев