Яшел Үзән

Гомерләре буе авыр хезмәттә...

Күптән түгел авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне булып узды. Шул уңайдан без, Мулла Иле мәдәният йортында, китапханә белән берлектә гомерен яраткан эшенә, терлекчелеккә багышлаган, күп еллар буе “Искра” колхозында сыер савучы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан апаларны балалар белән очрашу кичәсенә чакырдык.

Алсу апа Гыйззәтуллина – 45 ел, Вафирә апа Сәлахиева – 42 ел, Сәлимә апа Насыйбуллина – 40 ел, Гөлфания апа Вахитова – 42 ел сыер сауган. Сабитова Алсу апаның хезмәт кенәгәсендә 50 ел стажы бар. Шуның 40 елын сыер сауса, 10 елын төрле эшләрдә эшләп, лаеклы ялга чык кан. Бу апалар барысы да 15 яшеннән, мәктәп бусагасын атлап чыгу белән фермага сыер саварга кергән.

Элек безнең авылда вакыты белән 36 сыер савучы була, шулар арасында бер ир-егетебез – Рәхим абый Җамалиев та бар әле. Ул үзен ир кеше дип тормый, барлык эшләрне дә хатын кызлар кебек чиста-пөхтә башкара. Хәзерге көндә авылда барлыгы 20 сыер савучы исән-сау, Аллаһка шөкер. Араларында тырыш хезмәтләре өчен күкрәк медале белән дә, рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре белән дә бүләкләнүчеләр бар. Ә Садыйкова Сания апа «Россиянең атказанган терлекчесе» исеменә лаек булган.

Авыл җирендә, сыер савучы һөнәре авыр, катлаулы, зур игътибар һәм көч сорый торган һөнәр! Бу хезмәттә хайваннарны яратырга, тырыш, сабыр, таләпчән булырга да кирәк.

Очрашу кичәсенә килгән бу апалар балаларга үзләренең хезмәт юлларын, эшнең бик авыр булуын, барлык нәрсәнең дә кул көче белән башкарылуын сөйләп үттеләр. Балалар зур кызыксыну белән, тып-тын утырып, бирелеп тыңлады. «Сигез классны тәмамлагач та, колхозда эшли башладык. Хәзер андый кызларны яшь бала урынында тотабыз, ничек сыер савучы булып эшләгәнбездер, хәзер шаккатабыз»,– диләр алар, ул елларны исләренә төшереп. Хезмәт иткән дәверләрендә берничә колхоз рәисе, әллә ничә зоотехник белән эшләргә туры килә аларга. Шунысы кызык: алар шуларның барысының да исем-фамилияләрен, туган елларын яхшы хәтерли.

Кичә барышында без Зилә Бикмөһәммәтова белән матур җырлар яңгыраттык. Очрашу кичәсе бер сулышта узды да китте. Ә бу апаларның сөйләвен тыңлаган саен тыңлыйсы гына килеп тора. Алар барысы да зур хөрмәткә лаек.
Чыннан да ныклабрак уйлап карасаң, сыер савучының эше бер дә җиңелләрдән түгел. Иртәнге өчтә шалтыраучы будильникка үзеңне уяту, ай-һай, бер дә рәхәт түгел. Бөтен авыл изрәп йоклаганда, йомшак һәм җылы юрган астыннан да чыгасы килми (бигрәк тә кышын). Һәм әлеге һөнәрнең тагын бер зур минусы - алар ел әйләнәсе, бәйрәмсез, ялсыз, шимбә-якшәмбесез - һәр көнне эшли. Шәһәр халкы үзенең шулай эшләвен күз алдына китереп караганы бармы икән?

Сыер савучыларның эшен бүген заманча җиһазлар шактый җиңеләйтә. Әмма барыбер бу хезмәттә физик көч тә, нык сәламәтлек һәм түземлек тә кирәк. Һәм, әлбәттә, малларны ярату да. Ә бу апалар әнә шул сыйфатларга ия.

Бүгенге көндә безнең авылда «Мулла Иле» агрофермасында 500 баш савым сыер бар. Һәр сыердан көненә уртача 24 литр сөт савып алалар. Өч сыер савучы хезмәт куя, алар өч сменада эшли (1 әр кеше). Һәрберсе савучы сменада 500 баш сыер сава дигән сүз. Аппаратлары кулланылса да, кул хезмәтеннән башка барыбер булмый. Саву җайланмаларын әзерләргә, сыерның җиленен махсус крем белән сыларга, саву стаканнарын кидерер гә һәм салдырырга кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, мәшәкать җитәрлек. Эш урынын, саву механизмнарын чис талыкта тоту да зарур. Хезмәт җиңелләрдән түгел.

Без шушы сыер сауган ветеран апаларны һәм барлык сыер савучыларны бәйрәм белән котлыйбыз. Аларга саулык-сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлык, телибез. Йөзләре бары тик бәхет чаткыларыннан гына елмаеп-көлеп торсын иде дигән теләктә калабыз.

Рәзинә Сәйфетдинова
Мулла Иле мәдәният йорты җитәкчесе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 19 ноябрь 2021 - 07:45
    Без имени
    Спасибо, ваш сайт очень полезный!
  • 10 ноябрь 2021 - 03:43
    Без имени
    Спасибо.