Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Гомер көзләрегез аяз булсын

Картлык һәркемгә килә.

Яшь чакта гына бу хакта уйламыйбыз, гел шулай көр булып калырбыз да, олыгаймабыз кебек. Чәчләргә чал, биткә җыерчыклар кунса да, күпләрнең халәте җырдагыча: «Күңел 17дә, йөрәк 18дә, гомер үткәнлеге сизелми», – дип җырларлык шул.


Чынлап та, картлык кемгә ничек килә бит ул... Ни кызганыч, тормыш йөген тартып, балалар, оныклар үстерешеп, кирәксезгә әйләнеп, картлар йортына эләгүчеләр дә юк түгел. Төн йокыларыңны калдырып баккан үз балаларың исән-сау була торып, шундый җирдә яшәүләрен күз алдына да китерерлек түгел. Шуңа да андыйларны күреп йөрәк әрни...


Еш кына районыбыз авылларында йөргән чакта без өлкән яшьтәге әби-бабайларыбыз белән аралашырга яратабыз. Алардан үзгә бер җылылык бөркелә. Шундый самими, эчкерсезләр. Ак яулыгын элеккеге әбиләребез кебек сузып бәйләгәнгә дә күңелгә аеруча якын булып тоелалар. Күпне күреп, үз башларыннан югалту, сугыш елларын кичерсәләр дә, алардан бервакытта да зарлану, уфтану сүзләрен ишетмәссең. Киресенчә, шөкер итә беләләр. Олы Карагуҗа авылында яшәүче Нәзирә Ханова да: «Бу тормышта кунак кебек яшибез», – дип сөенеп туя алмый.
Нәзирә әби быел җәен 90 яшьлек юбилеен каршы алды. Аягында йөри, хәтере әйбәт, биш вакыт намазын калдырмый. Хәтта безнең «Яшел Үзән» газетасын да көтеп алып укый икән. Ии, шатландык та инде. Өлкән яшьтә булуына карамастан, сәламәтлегенә шөкер итәрлек әле, андый-мондый гына авырулар хәзер яшьләрне дә борчый ла ул!
Нәзирә әби Уразлы кызы. Урта Азиягә кунакка баргач, Башкортстан егете Раян белән танышалар. Яшьләр кавышып, Уразлыга кайталар, соңрак Зур Ключи авылында яшиләр, аннан Карагуҗада төпләнәләр. Раян абый кран машинасында, Нәзирә апа исә, җәен тавык фермасында, кышын котельныйда эшли. Хезмәт белән узган парлы тормыш юлын бүген инде сагынып искә алырга гына кала. Раян абый 2009 елда бакыйлыкка күчә.


– Әтием сугышта үлгән, әни безне – биш баласын ялгызы тәрбияли. Ачлы-туклы елларда үстек, шулай да югалып калмадык, Аллаһка шөкер. Ирем белән ике малай, бер кыз тәрбияләп үстердек. Мин төпчек улым Рәмил белән гомер итәм. Гомер буе эшләдек, ялкауланып ятарга вакыт булмады. Бүгенге көндә пенсиям җитә. Шатлык-куанычын күреп яшик кенә. Иң мөһиме – дөньяларыбыз тыныч, күгебез аяз булсын! Имин тормышта яшәүләргә ни җитә соң?! – ди ул изге теләкләрен теләп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев