Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Гөлзада Бикмурзина: “Яшел Үзән”ле дә, бик кирәкле бүләкле дә булдык!”

Олы Шырданнан Гөлзада ханым Бикмурзина газетаны укып, үзенең тырмавыч-көрәк-лейка бакча «наборы» отуын белгән көнне үк шалтыратып, шәхсән килә алмаячагын хәбәр итте.

– Авыл бит, эш күп, гаиләдәгеләргә ничек тә булса булышасы килә, менә мин дә, сәнәк белән күтәреп атуга караганда, өстән алып, таслап тору җиңелрәк булыр дип, чүмәлә өстенә менеп бас тым, – дип сөйләде уенын-чынын бергә кушып, бик күңелле итеп Гөлзада апа. – Менә шул, аягымны авырттырдым, яныгызга да барып чыга алмыйм хәзер. Туганымның балалары алып кайтыр инде бүләгемне берәр көнне, юл уңаеннан кереп. Рәхмәтләр яусын безне шатландырганыгыз өчен! Исән-сау булыгыз, «Яшел Үзән» шулай безне сөендереп чыгып торсын, бик көтеп алабыз без аны, башыннан ахырына кадәр, бер сүзен калдырмыйча укыйбыз! Һич көтелмәгән бүләк булды, безгә эләгер дип уйламаган да идек!

Безнең белән күп еллар бергә булганыгыз өчен сезгә дә зур рәхмәт Гөлзада апа! Тиз арада савыгып, йөгереп йөрергә язсын үзегезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев