Яшел Үзән

«Үги анам янып торган мичкә тыкты»

Күгәйдә туып үскән һәм шунда гомер кичергән 96 яшьлек Нурсафа апа Гайнуллина янына кереп, күңелен кузгаттык. Ул үзенең гыйбрәтле тормыш юлын күз яшьләре белән сөйләде. Менә шул заманнарда, бер гасырга якын элек дөньяга килеп, авыр чорларда яшәүчеләр белән аралашканнан соң, безнең хәзерге көннәрдәге проблемаларыбыз ның аларның башыннан кичкәннәр белән чагыштырганда кысыр хәсрәт булуын аңлап, оят булып китә.

– Мин әниемне хәтерләмим дә, күз алдыма йөзен дә китерә алмыйм, ятим калганда миңа өч яшь, сеңелем 8 айлык кына булып калган, – дип башлады сүзен авылның акъәбие, бөтен гомер барышында авыр хезмәт башкарган куллары белән бите буенча тәгәрәгән күз яшьләрен сөртеп. – Әти яшь хатын алды, шуннан башланды инде. Бик усал иде үги әниебез, якты көн күрсәтмәде. Берсендә, бик туңган булганмындыр инде, мич каршына килеп басып, җылынып торганымны күрде дә, мине шул янып торган мичкә тыкты. Ул вакыттагы куркуым бүгенгедәй хәтеремдә.

Әйе, үги ананың сабый баланы куркытасы килү теләге бушка булмаган, Нурсафа апа аны 90 елдан соң да оныта алмый. Әгәр дә ул усал хатын, кызга хет бер генә тапкыр җылы наз күрсәткән булса да, Нурсафа апа сүзен дә шуннан башлар иде, мөгаен. Юк, эләкмәгән аларга ана мәхәббәтенең тамчысы да. Кечкенәдән үк өйдә «сөреп» үскән, яклаучысы булмаган кызны яшүсмер чагыннан ук төрле авыр хезмәткә җиккәннәр. 15 яшендә ат белән мари урманнарына озатканнар.

Шунда шалашта яшәп, урман кискәннәр, торф чыгарганнар. Хәзерге Кайбыч районы Мөрәле авылы янында да эшләргә туры килгән. Марида агачны сал итеп агызсалар, монда урманны ат белән Каратун станциясенә ташыганнар. Идел аша салынган тимер юл күперендә дә хезмәт иткән, андагы авыр лыкларны, куркыныч шартларда эшләүләрен, кеше гомере бернигә тормаганын, үзенең дә чак кына үлми калуы турындагы гыйбрәтләрен шаккатып тыңларлык. Япь-яшь кыз булган бит әле ул вакытта! Ә хәзерге 18-20 яшьлек кызлар ни күрә? Әбиләр әйтмешли, тырнак ясый да, ирен күпертә. Чагыштырып карасаң, ушың китәрлек инде. Каян килгән ул вакытларда шуның кадәр түземлек һәм күндәмлек? Нурсафа апа 6 елдан гына, 1946 елның февралендә, инде өлгергән кыз булып кайта өенә. Ул хәзер дә эшләгән урыннарындагы бөтен «нәчәлник»ләренең исемнәрен, кемнәрдә яшәгәннәрен хәтерли.
1947 елгы сайлау Нурсафа апаның тормышында истәлекле вакыйга булып тора. Шул көнне ул, үзе кебек үк ятим, күрше егете Мансурга кияүгә чыга.

– Кияүгә чыкканда, мине авылда ун кеше үзенә алырга йөр де, берсе елады да әле, – дип искә ала Нурсафа апа, – Мансур чая иде, чаяларны яраттым, җебекләрне җенем сөймәде. Үзем дә эт кебек идем, бөтен эшне батырып эшләдем, ут булдым.
Әмма парлы тормыш та җи ңел лекләр әзерләп тормый аларга. Яшь гаиләне Нурсафа апа ның апалары (тётя) үз йортларына сыендыра. Әлеге җитеш лектә көн итүче туганнарының балалары булмый, өйдә дә эш ләргә ярдәмчеләр кирәк бит, ул вакытта хезмәтчеләр тотарга ярамый, сөрәләр. Ә болай, кыенлык белән үскән хәерче сеңлесен үз канаты астына алып, зур яхшылык эшләгән кебек күренә. Ун ел шулай узып китә, дүрт балалары туа.

– Бервакыт, апа нәрсәгәдер котырынып, барыбызны бергә гыйнвар суыгына куып чыгарды, бөтен әйберләребезне чыгарып атты, – дип дәвам итте Нурсафа апа яшьләренә буылып. – Олы улымны гына алып калды үзенә. (Чөнки ул инде йорт тирәсендә эшләрлек, ә артык тамаклар кем гә кирәк? – авт.) Ә без шул салкында урамда калдык. Мансурның бабаларыннан калган кечкенә генә, ике тәрәзәле буш йортлары бар иде, шунда киттек. Өй катып үлмәле салкын, тишек-тошыгы күп.

Ишегеннән бик өрмәсен дип, өстемдәге коф тамны салып кап ладым. Иии, яшәдек, Ходай Тәгаләм сабырлык бирде. Тагын өч балабыз туды, шөкер, җидене табып, үстердек. Менә шушы өйне салып кердек. Гомер буе, колхозда нинди эш бар, барысын: үгездә дә, сыерда да, бозауда да эшләдем. Чабата да үрдем, тектем дә, бәйләдем дә. Башка юк, дисәләр, бер тәңкәгә дә тегәм, җиде баланы ашатырга кирәк бит, дия идем. Бүгенге көнем шөкер! Кадер-хөрмәтне Раббым кирәк вакытка – картлыгыма калдырган, яшьлектә барысын да күтәреп була ул. Улым Илсур, киленем Дания белән 45 ел яшибез. Данияне кыз чагында ук ошаттым, улым өйләнгәч шатландым. Ул чат минем кебек. Бик дус яшәдек. Рәхмәт аларга!

Нурсафа апа бик динле карчык. Авылдашларының ихтирамын яулаган акъәби. Гомере буе беркайчан беркемне сөйләмәгән, сүз йөртмәгән, гомумән, гайбәтләрдән ерак торган. Озак еллар мәетләр юган, Коръәннәр тутыр ган. Бүген дә теленнән догалар, кулыннан дини китаплар төшми аның. Өйнең түрендә, кадерле әни, әби булып, йортка догалар иңдереп, янына керүчеләр күңеленә үз үрнәгендә иман, сабырлык таратып, хөрмәттә яши.

Аның иң зур байлыгы –
7 баласы, 18 оныгы һәм
29 оныкчыгы!

Нурсафа апа әле 96 яшендә дә тик утыра белмәс, күнегелгән гадәт буенча нидер эшләр, йортта ярдәм итәр иде. Әмма кечкенәдән үк авыр хезмәт, язмышы биргән төрле сынаулар эзсез узмагандыр шул, ике ел элек, кан тамыр лары «эшләми» башлаганлыктан, бер аягын кискәннәр. Шуңа бик күңеле әрни аның, кыенсына, һаман файда китерәсе, кул арасында буласы килә. Әмма балалары, үзләренең кайгыртучанлыгы, яратулары белән аңа күңел төшенкелегенә бирелергә ирек куймый: «Әни, борчылма, әни, алай итикме, әни, болай итеп кара әле», – дип, янында бөтерелеп кенә йөриләр. Ә бер гасырга якын гомер кичергән һәм дөньяда бик күпне күргән АНА өчен, михнәтләргә, авырлыкларга карамыйча, булдырганча гына түгел, артыграгын да биреп үстергән балаларының исән-сау булулары, ӘНИ дип өзелеп торуларыннан да зуррак бәхет була аламы икән?!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: