Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Газиз җиңүче

Уңышка вак-вак адымнар белән атлап барган Газиз Сәйфетдинов бүген Казанның зур сәхнәләрендә чыгыш ясый.

15 апрель көнне, Марсель Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында Габдулла Тукай исемендәге XII Халыкара шигырь укучыларның йомгаклау тантанасы – гала-концерты булып үтте. Бу Г.Тукай исемендәге халыкара шигырь укучылар конкурсы – милли мирасны саклап калу, татар телен пропагандалау, заманча шигъриятне үстерү, шәхесләрне милли мәдәниятнең иң яхшы үрнәкләрендә тәрбияләү, балалар һәм яшьләр иҗатына булышуга йөз тоткан социаль проект.
Быел Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 800дән артык кеше бәйгедә катнашты. Башка илләрдән дә килүчеләр булды. Катнашучылар арасында укучылар, студентлар, театр һәм музыка училищелары, иҗади югары уку йортларында белем алучылар бар иде. Алар «Ачыл, азатлык бакчасы! Сандугачларың сайрасын, милләтнең киләчәге айлы кичтән дә яктырак булсын» дигән темага көч сынашты.
Бәйгедә катнашучыларга Фәрит Бикчәнтәев, Наилә Гәрәева, Эльмира Хамматова, Инсаф Абдулла, Марсель Мәхмүтов кебек билгеле шәхесләр бәя бирде.
Финалга 34 кеше генә уза алды, аларның 13е гала-концертта чыгыш ясады. Алар арасында Мулла Иле авылы егете, Норлат урта мәктәбенең 10а сыйныф укучысы Газиз Сәйфетдинов (җитәкчесе Әлфия Сәлахиева) дә бар иде. Газиз Равил абый Сәйфетдиновның «Гомерем буе мин әтине эзлим» шигыре белән II урын яулады.
Шигырьне дөрес интонация белән, йөрәге аша үткәреп сөйләүче Газизне җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз. Аңа киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүен теләп калабыз.
Зәйнәп Зиннәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев