Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Галина Ивановна онытылып китеп, рәхәтләнеп татарча сөйләшә

Лаеклы ялдагыларның иртәләре ничек башлана икән ул? Дөрес, телефоннан! Иң элек балалар, оныклар хәл белешә, аннан дус-ишләр хәбәр сала.

Менә шулай, хәзер телефон аша аралаша торган дустым турында булыр язмам, югыйсә аралар да ерак түгел.
Башта чәчәкләр, гөлләр рәсемнәре җибәрешәбез, аннары татарча аңлап бетермим дигәч, мин русча язгалыйм. Аннан, әй, җүләр инде без, дибез дә, ватсап аша сөйләшүгә күчәбез, рәхәтләнеп татарча. Галя, Галина Ивановна Михайлова ул.

Безнең авылга килеп урнашканнарына кырык елга якын инде. Яңа гына тормыш корган яшь гаиләне, иптәше Валерийны урман хуҗалыгы белгече буларак безнең районга җибәрәләр. Әле алар урмандагы урманчылар өчен махсус салынган йортта да яшиләр, беренче балалары тугач кына авылда йорт салып чыктылар. Галя үзе Канаш педагогия көллиятен тәмамлаган иде, Норлат урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына лаеклы ялга чыкканчы белем бирде, укучылары туган көне белән, бәйрәм саен диярлек, яраткан хөрмәтле укытучыларын искә алмыйча калмый. Безнең авылга килеп урнашканчы татарча белә идеңме соң, дип сорыйм үзеннән.

– Юк, күршебездә Гайшә апа исемле әби яшәде, көн дә диярлек безгә керә иде, хәл белергә. Мин татарча белмим, ул русча, дигәндәй. «Алай икән», диеп куя иде. Аннан инде мәктәптә укыта башлагач, барысы да татар балалары бит, аннан хезмәттәшләрем, коллегаларым да тел өйрәнүгә ярдәм итте, – дип искә ала ул.

Михайловлар күрше Ормар районыннан, чуваш милләтеннән. Бик тырыш, уңган гаилә. Җәй көне Галя ханымның бакчасына керсәң, чыгып булмый. Нинди генә чәчәкләр үстерми ул, барысының да исемнәрен белә, яратып, күңелен биреп үстерә аларны. Иптәше Валерий да ялда диеп тормый, үзенең фермерлык хуҗалыгы бар, умартачылык белән дә шөгыльләнә. Әлеге гаилә Алан башында уза торган барлык чараларда, өмәләрдә, урам бәйрәме булсынмы, ком базы күлен койма белән әйләндереп алумы, агачлар утырту дисеңме, башлап йөрүчеләрдән.

Михайловлар дүрт бала – өч ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Һәрберсенә югары, махсус урта белем алуда ярдәм иттеләр, хәзер барысы да тормышта үз юлларын тапкан, эшләрендә уңышларга ирешкән, гаилә корып яшиләр. Әлегә җиде оныкның дәү әтисе белән дәү әнисе, бик яратабыз үзләрен, диләр. «Сез хәзер күп милләтле гаилә инде», – дим дустыма.

– Әйе шул, ике киленем рус милләтеннән, киявебез – татар, үзебез белән яши торган киленебез безнең милләт кызы булды. Русча да, чувашча да, кайчак ирем белән сөйләшкәндә онытылып татарчага да күчәм, үзем дә сизмим, – ди Галя көлеп.

Менә шулай, милләтләребез төрле булса да, нинди генә телдә сөйләшсәк тә, дус һәм тату булып, аралашып яшибез авылдашларыбыз Михайловлар гаиләсе белән.

Розалия Ибраһимова. Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев