Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Гаиләм бөтен вакыт – иң бәхетле чакларым»

Әрәдә гомер итүче Рау­залия апа Җиһангирова (фотода) белән көз көне күрешкән идек, инде шушы карлы-буранлы көннәрдә шалтыратып, хәлләрен белешеп, сөйләшеп алырга булдым.

Белгәнегезчә, яңгырлы-карлы вакытларда бу авылга кереп-чыгып йөрүләр бер проблема инде. Күмде дөньяны, бөтен җир ап-ак. Җирлек башлыгы Альберт Гата­у­ллин, рәхмәт яугыры, тракторы белән юлларны ачарга тырышты, тик аның гына көче җитәрлек түгел шул, зуррак эттергечле көчлерәк техника кирәк, бигрәк тутырды шул карны, – дип, үзләрендәге хәлләр белән уртак­лашты Раузалия апа. – Җиңел машина белән авылга менәрлек түгел, ялга балалар кайтса, Күгештә калдырырлар инде.

Атна ахырын өзелеп көтә ул, чөнки гомер иткән пар канаты Гомәр абый биш ел элек гүр иясе булганнан бирле һич кенә дә ялгызлыкка ияләшә алмый. Әле ярый шулай атна саен әниләре янына атлыгып торган миһербанлы улы Зөлфәт белән кызы Наилә, «дәү әни» дип өзелеп торучы биш оныгы, күз нурлары – ике онык­чыгы бар. Шул түгелме бәхет картаймышлы көндә?! Аллаһка шөкер итә Раузалия апа.

Алар Гомәр абый белән икесе дә Әрәнекеләр. Армиядән кайт­кан егет, авылларында шундый чибәр, уңган кыз барында, үзенә ярны читтән эзләмәгән. Бер ел тирәсе сынашып йөргәннән соң, 1970 елның 1 Май бәйрәмендә кавышып, төп нигезне киленле иткән. Бөек Ватан сугышы ветераны булган каенатасы белән – 15, каенанасы белән 28 ел дус-тату яшәп, бер кыз, ике ул тәрбияләп үстергәннәр.

«Бу йортка килгәнемә быел 54 ел була инде», – ди Раузалия апа.

Бу йортка, дип әйтүе – бу нигезгә, диюе инде аның. Чөнки иң суык кыш булып тарихта калган 1977 елның февралендә, ул тәүге тапкыр бусагасын атлап кергән өй, төбенә кадәр янып бетә.

– Җиде җан бернәрсәсез калдык. Балалар кечкенә, әле ярый янып үлмәгәннәр. Ирем Краснодарга саламга киткән чак, без каенатам белән тышта нидер эшли идек. 1,5 яшьлек Зөлфәтне каенанам алып чыгып өлгерде, Наилә белән Зөфәр, зурраклар – үзләре чыккан. Ул вакытта газ баллоннарда иде бит, менә шуннан саркып торган. Без күргәндә өй эчен ут камап алган иде инде. Ике кат тәрәзәне ватып, шкафтан документларны алырга маташып карадым, тик кая анда, булмады, – дип, ул фаҗига көнен хәтерендә яңартты Раузалия апа. – Бер ай җидәүләшеп минем әниләрдә тордык. Аннары, безнең терлекләр керткән иске өй бар иде, юып-чистартып, шунда күчтек. Әйшә урманыннан бүрәнә ташырга рөхсәт бирделәр, шулай тырышып, октябрьгә яңа йорт өлгерттек. Документларны торгызырга авыл Советы бик ярдәм итте. Кичерергә язмасын андый хәтәрләрне. Уттан бернәрсә дә калмый...

Баштан кичкән андый вакыйгалар онытылмый шул. Әле ярый яшь, эшләп йөргән, көч-егәрле чаклары. Тырышып, барысын да булдыралар, хезмәттән куркып тормыйлар. Раузалия апа сигез классны тәмамлагач та «Вахитов» колхозында эшли башлый. Яшелчәдә дә, бригадада да эшләгән, фермада сыерлар да сауган. Аннары 1985 елдан алып, 34 ел дәвамында сөт җыйган. Гомәр абый озак еллар шофер булып, соңрак балта осталары бригадасында эшләгән.

Аллаһ Тәгалә яраткан бәндәләренә иң кырыс сынауларын бирә, диләр. Балаңны җирләүдән дә ачы хәсрәт бармы икән? Бу гаиләгә шундый кайгылар да кичерү язган. 2014 елда 41 яшендә уллары Зөфәр...

Дәвамын газетабызның 19 гыйнвар саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев