Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Фәния Исмәгыйлева: «Тәкъдирдән узып булмый. Моны мин Аллаһның тормыш сынавы итеп кабул итәм»

Сыналганда да сынмый, язмышына үпкә белдерми генә һәр көнгә шөкер кылып яшәүчеләр бар арабызда. Районыбызның Олы Яке авылында гомер итүче Исмәгыйлевлар гаиләсе белән танышканнан соң, уңганлыкларына да, сабырлыкларына да сокланып кайттык.

Алтын юбилейларын билгеләп үткән Исмәгыйлевлар йортына аяк бас­тык. Капка төбеннән үк матурлык, зәвык белән эшләнгән капка-коймалар, чип-чиста ишегалды һәм ачык йөзле хуҗабикә каршы алды. Газетабызны даими укып баручы Фәния апа безнең белән якыннан танышуга чиксез шат иде. Тәмле коймаклары, кайнар чәйләре белән сыйлана-сыйлана гомер йомгагын сүтеп, гүзәл яшьлек елларына кайткандай булдык. Фәния – җырчы, күрше Ураз­лы егете Нәбиулла – гармунчы. Болында күңел ачып, кичләрен үткәргән Олы Яке яшьләре бу матур парны нәкъ менә шулай тасвирлап бирер иде. Әйе, авыл киче очраштыра аларны, бер-берсенә үлеп гашыйк булган яшьләр, вакытны озакка сузмый, ике айдан кавышып та куя.

«Аңа – 24, миңа 22 яшь иде. Ап-ак күлмәктән генә йөрүче пөхтә егеткә мин дә игътибар иттем, ул да. Очрашу өчен шушы ике ай җитте безгә. Шөкер, 50 ел гомер кичердек, бер генә көне дә үкенерлек булмады», – дип сүз башлады Фәния апа.



Совхозда эшләгән яшьләр тормыш юлын иң әүвәл Уразлыда төп йортта башласа, аннан Якедә ике катлы йорт фатирында яши. Фәния апа кадрлар буенча инспектор һәм секретарь-машинист булып, ике вазифаны бергә башкара. Нәбиулла абый төзүче, шофер, кранчы булып хезмәт куя. Бер елдан, йорт алып, фатирдан күченәләр. Дөньяларын ямьгә күмеп кызлары Эльвира һәм уллары Айрат туа.

37 ел совхозда эшләү дәверендә берничә җитәкче алышына. Фәния апа ник берсеннән кыек сүз ишетсен. Ул чакта совхозның гөрләп торган мәле. 700ләп кеше эшләгән вакытларын бүген сагынып кына искә алырлык, кызганыч. Соңга таба 250 хезмәткәргә генә кала. Һәм инде язмам герое лаеклы ялга чыккач, совхоз да таркала. Грамоталы, һәркемгә хөрмәт белән караучы, кирәк чакта алтынга тиң төпле киңәшен бирүче, үз эшенең остасын җитәкчелек бәяли һәм ул бүген дә авыл халкының хөрмәтен тоеп яши. «Хезмәт ветераны» исеме бирелү, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медален алу да Фәния Исмәгыйлеваның чын профессионал булуын сөйли.
Үтә җаваплы хезмәттә җанын-тәнен биреп эшләсә дә, Фәния апа өчен һәрвакытта да гаилә беренче урында була.

– Бер-береңә ышану – ныклы гаилә нигезе. Без тормыш йөген Нәбиулла белән икәү тарттык. Алган хезмәт хакын миңа алып кайтып бирә иде. Һәм өйгә нәрсә алсам да, хуплап кына торды. Матурлыкны яратты, гел киенеп, ясанып йөр дип әйтте. Мин үзем тамчы да көнләшмәдем. Аннан әзрәк сизә идем. Тик ул үзе андый кирәкмәгән гамәлләр белән җанны телгәләмәде. Кеше сүзен ишеткәли идек инде. Әмма ят сүзләргә юл куймадык. Аллаһ каршында күңелем чис­та, иң мөһиме шул, – ди әңгәмәдәшем.

Тормыш иптәше турында Фәния апаның яратып сөйләвен йотлыгып тыңларлык. Ул да үз чиратында җылы истәлекләре белән уртаклашыр иде дә бит, тик бүгенге көндә сөйләшә генә алмый. Җир җимертеп эшләп йөргән ир, 56 яшендә йөрәге авыр­ту сәбәпле, 3нче төркем инвалидлык ала. Ә инде 71 яшендә инсульт кичереп, урын өстенә кала.

– 70 яшендә бөтен тирә-юньне буяп чыкты. Гомумән, тик торуны белмәде. 75 яшьлегемә кабат яңартырмын дип, сөйләнеп тә йөргән иде, булмады... – ди күз яшьләрен сөртеп Фәния апа. – Моны мин Аллаһның тормыш сынавы итеп кабул итәм. Айлар буе дәваханәләрдә ятарга туры килде. Сул кул белән ашарга өйрәнде. Бүгенге көндә сөйләшә алмаса да, барысын да аңлый. Телевизордан яңалыклар карый, ике ел ярым утырып һәм ятып кына тора.

Фәния апаның сабырлыгына да, уңганлыгына да исең китәрлек. Өйдә урын өстендә ятучы бар дип уйламассың да. Һәр җир ялт иткән, пөхтәлек бөркелеп тора. Нәбиулла абыйның телевизор карап утырган чагына туры килдек. Ят кешеләрне күргәч, азрак кыенсынып куйса да…

Язманың дәвамын «Яшел Үзән» газетасының №36 (13 сентябрь, 2024 ел) санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев