Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Экологик туризм Яшел Үзән районыннан башлана

Карагуҗа танымаслык булып үзгәрә.

Биш авылны һәм ике коттедж бистәсен берләштергән Олы Карагуҗа җирлегендә 529 хуҗалык бар һәм 1100 кеше исәптә тора. Авыл тормышының яшәү шартларын яхшырту, бизнесны үстерү, инвес торларны җәлеп итү – төп максатларның берсе булып тора.
Биредә «Тат.Ягода» фермерлык хуҗалыгы җиләк үстерү өчен 2 гектар җирдә теплица төзи һәм 3000 төп алмагач утырта, 1 гектар ачык грунтта җиләк һәм «Кейл» кәбестәсен үстерә башлый.

Татарстанда иң беренчеләрдән булып, Карагуҗада «глэмпинг» юнәлешендә тормышка ашырылучы «урман кэмп» лагере барлыкка килгән. Монысы ни дигән сүз инде тагын, ди сезме? Глемпинг – табигатьтә ял итүнең, ягъни экотуризмның яңа төре икән ул. Синтәк авылы кырында 16 гектар җир дә җәйге вариант буларак 9 чатыр корылган. Бу палаткаларда бәдрәфе дә, душы да бар. Бүген исә, кышын ял итү өчен «А-фрейм» формасындагы 5 йорт төзелә икән. Әлегә боларны җирлек башлыгы Марат Минһаҗев сөйләгәннәрдән генә бәян итүем, җәен, Аллаһ кушып, үзебез барып кайткач, тәфсилләп язарбыз дип ышанам.

– Шулай ук, бу территориядә 600 кв. метр да балык фермасына нигез салынган. Бүген каркасын җыю белән мәшгульләр. Киләчәктә кысла, җәен, мәрсин, чөгә балыкларын үстерә башлыйлар. Олы Күлбаш авылы янындагы басуда 3000 төп карлыган утыртылган, яңа инвесторларыбызның берсе КФХ ачарга документлар туплап йөри. Алар 32 гектар мәйданда төрле яшелчә һәм җиләк үстерәчәк, – дип сөйли авыл җирлеге башлыгы.

Узган ел Синтәктә зур эш башкарылган, авыл халкы көче белән 350 метр зират коймасын әйләндереп алганнар һәм 430 метр су торбалары алыштырылган. Биредә үз салым акчасын 500 сумнан җыялар. Узган ел юлларны төзекләндерү сезоны үзизоляция чорына туры килгәнгә, бу эшне башкара алмаганнар. Әмма борчылырга урын юк, акчалар беркая да китмәгән, башлык бу эш быел дәвам итәчәк дип ышандыра.

Марат Минһажев чыгышыннан соң, мәк тәп директоры Илшат Рәхимов сөйләде. Бүген биредә 47 бала белем ала. Күрше авылдан балаларны йөртергә яңа автобус биргәннәр. Директор мөмкинлектән файдаланып мәктәпнең түбәсенә, ашханәсенә һәм спорт залына ремонт ясарга кирәклеге хакында җиткерде. Бу урында район башлыгы Михаил Афа насьев урынбасарларына мөрәҗәгать итеп: «Шәһәрне генә карамагыз, авылдагы балаларга да ярдәм итәргә кирәк. Матур биюләре белән каршы алдылар, милли көрәш белән дә шөгыльләнәләр икән. Директор да молодец, үз эшегезне башкарасыз», – дип фикерен белдерде.
Хисап сессиясендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та катнашты. Ул мәктәпкә туган телне укыту өчен әсбаплар тапшырды.

Сессиянең икенче өлешендә халык моң-зарын тыңладык. Карагуҗалылар бу яктан бик актив, моның кадәр сорау бирүче бер генә җирлектә дә булмады. Почта бүлегенең бинасы бик салкын, дип борчыла авыл халкы. Аннан, биш авылга бары бер почтальон эшли, ә хезмәт хакы ташка үлчим. Арттырып булмыймы икән, дип мөрәҗәгать иттеләр. Авыл җирлегендә дачниклар күп, ә үзсалымны пропискада булган кеше генә түли, алар бит вертолетта очып йөрми, шул ук юлдан машинада җилдерә, диләр. Бәлки алар белән бу мәсьәләне уртага салып сөйләшергәдер, закон кушмагач, түләттереп тә булмый бит әле. Пенсия акчасын картадан алыр өчен Яшел Үзәнгә барыр га кирәк, берәр бинага банкомат урнаштырып булмыймы? Һәр мөрәҗәгать урынлы яңгырады һәм бер карасаң, хәл итеп булмаслык та түгел.

Урам этләре проблемасы бөтен районга кагыла, әмма дүрт аяклы «дусларыбыз» турында сүз чыккач, зал җанланып китте. Авыл җирлеге башлыгы сүзләренә караганда, аларның күбесенең хуҗалары бар, бәйдән ник ычкындыра торганнардыр. Чулпан абый Галиуллин ачуыннан: «Мин аучы, кирәк булса шәһәргә барып та, этләрне юк итә алам», – дип әйтсә дә, бу эмоцияләр генә шул, законны һәркем үтәргә тиеш, этләрне атарга ярамый!

Аннан, мәктәптә I һәм III сыйныф укучылары бер кабинетта укый, бу мәсьәләне уңай хәл итеп булмасмы икән, дигән бик дөрес сорау яңгырады. Район мәгариф идарәсе белән берлектә җайларга кушылды. Балалар укудан соң энергияләрен кая куярга белми, өстәмә түгәрәкләр булсын иде. Моның өчен мәктәптә дә, клубта да мөмкинлекләр бар, ставка гына билгеләргә кирәк. Районда балалар мәйданчыклары төзелә, безнең Күлбашта да уйнар өчен урын кирәк, дип, әти-әниләр ул-кызларының киләчәге өчен борчылуын белдерде.

Ел саен кабатланып, әлегә кадәр чишелеш таба алмаган сораулар да яңгырады. Район башлыгы: «Мондый проблема белән халыкны үзен генә калдырырга ярамый, ярдәм итәргә кирәк», – дип, авыл башлыгына һәм җаваплы җитәкчеләргә тиешле күрсәтмә бирде.
Күтәрелгән моң-зарлар арасында гаҗәпкә калдырганнары да юк түгел иде. Мәсәлән, биредә ярты авыл чүп-чар өчен түләми икән. Кызык инде, җайлы ысул тапканнар, әмма дөрес алым түгел. Барыбер түләргә туры киләчәк! Күп фатирлы өч йортның икесендә канализация юк. Монысы бөтенләй башка сыймаслык хәл.

Гомумән, алда чишәсе мәсьәләләр бихисап һәм монда барысын да бер авыл җирлеге башлыгына гына сылтап калдыру дөрес тә булмас. Халык белән бергәләп, уртак фикердә булып яшәгәндә генә, ниндидер нәтиҗәләргә ирешү мөмкиндер ул.
Традиция буенча Олы Карагуҗада да авыл үсеше өчен үзеннән зур өлеш кертүчеләргә ра йон башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X