Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Эх, гөмбәле җәйләре!

Әйе шул, җиләк кенә түгел, гөмбә дә өлгергән бит әле анда, җәмәгать!

Табигатьнең бу нигъмәтен дә татлы җиләктән дә ким яратмыйбыз, анысы, шуңа күрә аны да җыеп, әзерләп калырга тырышабыз.

Кемдер маринадлый, кемдер киптерә, тозлый яки катыра. Әллә нигә бер булса да, катыргычтан алып, кыш көне бәрәңге белән кыздырып җиффәрәсееең... ммм... Бер дә җиләк кайнатмасы белән чәй эчкәннән ким түгел, шулай ук җәйге урман, хозурлык искә төшә.
Безнең социаль челтәрләребез өчен җаваплы Чулпан Гыйсмәтуллинабыз, июнь аенда да үсүенә исе китеп, гөмбә җыйган һәм видеоязмасын да Телеграм интернет челтәренә урнаштырган иде. Теләгегездә булса, биредәге QR-кодка телефоннарыгызны көйләп, кереп карагаз. Юклыбарлы әз генә вакыт эчендә шактый гына гөмбә җыеп өлгергәннәр үзләре. Әмма үз җае белән шуышып узган кара еланны күргәч, күңелгә шом керә инде ул, әйе бит. Гөмбәгә караганда, як-ягыңнан күбрәк елан эзли башлыйсың. Аллаһ сакласын, андый вакытта «курыкканга куш, урыны белән биш» була башлый ул, ялгыш ботакка бассаң да, елан ахры дип, котың оча. Бер укучыбыз да комментарийга язып куйган иде, җиләк җыйганда кара шлангка басып, биш минут каравыл кычкырган идем, дип. Хәзер табигатькә еш чыгабыз: ял итәбез, печән чабабыз, җиләк, гөмбә җыябыз – берүк сак булырга кирәклеген дә онытмыйк. Соңгы елларда еланнарның бик күбәюен барыбыз да белә, алар белән күңелсез очрашулар җәйнең ямен җибәрмәсен иде. Табигать биргән нигъмәтләрне җыеп, әзерләп, саулыкта сыйланыр га язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев