Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Дуслык күпере ныгысын

Һәр халык өчен үз туган теле якын, кадерле. Бүген респуб ликабызда 115 милләт халкы яши, шуңа да күптеллелек мәсьәләсенә зур игътибар бирелә.

Бала үз туган телен өйрәнеп кенә калмыйча, чит телләрне дә өйрәнә, чөнки киләчәк язмышы өчен бу бик мөһим. Без дә мәктәбебездә әлеге мәсьәләне күздә тотып эш алып барабыз.

Мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары чит тел педагоглары белән билингваль чаралар оештырып килә. Ольга Антонова, Роза Гаффарова күп еллар безнең проектларның төп ярдәмчеләре. Бу уку елында да 15нче мәктәптә күп чаралар уздырыла. Шуларның иң зурысы – «Туган телеңне ярат һәм сакла, милләтпәрвәр бул син һәр чакта» дип аталган туган телләр, мәдәният һәм балалар иҗаты фестивале.

Бәйрәмне мәктәп күләмендә үткәрелгән чараларны даими алып баручы Әскәр Слинков, Василий Лавриков һәм Әдилә Гайнуллова дүрт телдә алып барды. Ул «Импульс» бию коллективының «Идел буенда» биюе белән башланды. Фестивальдә барлыгы 126 укучы катнашты, аларны 23 укытучы әзерләде.
Фестивальнең партнёрлары – шәһәребезнең 5нче гимназиясе, 16нчы мәктәбе укытучылары һәм укучылары да бәйрәмгә бик теләп кушылды. Алар безгә татар моңы белән сугарылган тирән эчтәлек ле шигырь-җырларын, шулай ук инглизчә, немецча, французча һәм башка чит телләрдә чыгышлар тәкъдим итте.

«Халкымның үткәне һәм бүгенгесе» диеп аталган мәктәп музеена виртуаль экскурсия дә булды. Һәр бала үз талантын, осталыгын күрсәтте. Фестиваль ZOOМ платформасында да трансляцияләнде: шәһәребез укытучылары, әти-әниләргә карау мөмкинлеге тудырылды. Алар да чараның бик уңышлы булуын, бәйрәм рухы бирүен ассызыклады, оештыручыларына зур рәхмәтләрен белдерде.

Тамашачыларга 5нче гимназиянең «Дуслык» вокаль ансамбле нең чыгышы, Дарина Куклина башкарган төрле телләрдәге попурри, татар халык биюе белән йөрәкләрне җилкендергән Азат Сафин чыгышы аеруча ошады. 16нчы мәктәп укучылары Айгөл Мөхетдинова, Әминә Гыйсмәтуллина, Булат Вәхитов тирән эчтәлек ле шигырьләре белән тамашачыларның күңелен яулады. Сосе Анди Камил, Василий Лавриков, Әскәр Слинков чит телләрне бик яхшы белүләре белән барысын да таң калдырды. «Rainbow» иҗат төркеме инглиз телендә, Гүзәл Зиннурова һәм «Нур» вокал коллективы татар телендә иң оста җырлаучы буларак танылды. Булат Зарипов, Арслан Зиннәтуллин, Виктория Макарова, Диана Коварина башкарган шигырьләр тамашачыда татар теле өчен горурлык хисләре уятты. «Импульс» бию коллективы, Мокин-Елагин Тимофей, Камилә Вәлиева башкарган дәртле биюләр бәйрәмне тагын да күркәм итте.

Күпмилләтле республикабыз да халыклар тату һәм дус яши икән, димәк, дөрес юнәлештә эш алып барыла. Фестивальне оештыруда ярдәм иткән 5нче гимназия директоры Гүзәлия Нурие вага, 16нчы мәктәп директоры Рөстәм Сәйфетдиновка, чыгыш ясаган укучыларны әзерләгән педагогларга, бию коллективларына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Бу фестиваль зур проектның башлангычы булыр, киләсе елларда шәһәребезнең башка мәктәпләре дә кушылыр дигән теләктә калабыз.

Алсу Амурова, Резедә Гатауллина, фестивальне оештыручылар һәм проект авторлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

43

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев