Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Әдиятуллиннарга сокланабыз!

Әдиятуллиннарның тырыш, эшчән гаиләсен авылыбызда гына түгел районда да бик яхшы беләләр булыр.

Инде өч ел рәттән "Яшел Үзән" газетасы оештырган "Өй алдыбыз-гөлбакча" бәйгесендә алдынгы урынга чыга алар.

Җәй көне чәчәк үстереп тирә-юньнәрен ямьле итсәләр, кыш көне, яңа ел җитәр алдыннан капка төпләрен төрле сыннар, киләчәк Яңа ел символларын ясап шаккатыралар. Алтынсу төстәге "дивар"га куелган сәгать телләре уникедә туктап калган,Кыш бабайның "капчыгы" бик авыр булган ахрысы, дөрестән дә "бүләкләр" тулы икәне күренеп үк тора биредә. Яшел чыршы бигрәк тә ошады. Быел Кыш бабай белән Кар кызын да заманчалатып ясаганнар, баш киемнәреннән күренеп тора.

-  Әле ясалып бетмәгән, диләр, Әдиятуллиннар, "үгез" белән кар бабайлар ясыйсы калды, - диләр.

Кич белән генә шөгыльләнәләр, көндезен эштә алар, Ландыш шәфкатьтуташы булып, Зөфәр ашыгыч ярдәм машинасында шофер булып авыл хастахәнәсендә эшли. Бүгенге көндә икесенең дә эшләре аеруча җаваплы, түземлек сорый торган. Шуңа күрә дә, теләкләре бер аларның, 2021 нче елда барыбыз да сау-сәламәт булыйк, диләр!

Авылны ямьләндереп торучы авылдашларыбыз бар әле, Аллаһка шөкер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев