Яшел Үзән

«Дин орлыкларын йөрәгемә әбием салды»

– Соң килдем дингә, һичьюгы, бер 20 ел алдан кирәк иде, – дип сүзен башлады Каратмән авылының агымдагы елның Корбан гаетендә сайлап куелган имамы Әхтәм хәзрәт Ибраһимов.

Узган совет чорында тәрбияләнүчеләргә Аллаһ каршына килү өчен, чынлап та, ниндидер җитди сәбәп-этәргеч кирәктер. Чынлыкта, мондый мисаллар бихисап. Әхтәм хәзрәткә дә фаҗига аша узу насыйп булган.

Ул җитди юл-транспорт һәлакәтенә очрый һәм бик авыр хәлдә була. Өметсез, дип, табиблар аны өенә кайтарып җибәрә. Гаиләсе тәрбиясендә өч ай ята һәм шул вакытта: «Әгәр тернәкләнсәм, намазга басар идем», – дип, Аллаһка ялвара. Үзенең бүгенге көндә исән-сау булуын, Аллаһның могҗизасы инде ул, ди. Шулай итеп, Ходай каршында биргән вәгъдәсен үти, 50 яшендә дин юлына баса. Намаз укый башлый, өч ел дәвамында ял саен Яшел Үзәнгә Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин янына укырга барып йөри, аннары 4 ел Мөхәммәдия мәдрәсәсендә белем ала. Әмма иң тәүге дин орлыкларын аның йөрәгенә әбисе сала. «Ул өйрәткән догалар гомер буе күңелемдә булды», – дип сөйли 3 айлык чагында әтисез калган һәм 6 айлык вакытыннан, әнисе машинадан егылып I группа инвалид булганлыктан 5 яшенә кадәр апасы гаиләсендә тәрбияләнгән һәм шуннан соң инде әнисе белән авылга, әбисе янына кайтып төпләнгән Әхтәм Ибраһимов.

– Укырга, мин хәзер дин турында күп беләм инде, дигән уйлар белән керәсең, укыган саен үзеңнең берни белмәгәнеңне аңлыйсың. Инде укып бетергәч, тагын да күп нәрсәне белмәгәнеңә төшенәсең. Хәзер Ислам университетына кереп укыйсы иде, дигән зур теләгем бар, – ди Әхтәм хәзрәт. – Бу вазифага да алынасы кеше түгел идем әле, 1-2 ел әзерләнермен дигән идем. Быел Корбан гаетендә, 90 яшьлек Фәйзерахман хәзрәт тә, картайдым, авыр, дип сорагач, тыңламый булмады. Шөкер, мәчеткә көн саен 7 кеше йөри, җомга намазларына 15ләп җыелабыз. Яшьләрне дә тартасы иде хәзер.

Әхтәм хәзрәт каратмәнлеләрне мактап туя алмый. Халык бик әйбәт, бик бердәм бездә, Аллаһның рәхмәтләре яусын аларга, ди. Хатын-кызлар бәйрәмнәргә җыелышып мәчетне юа, әйтергә дә кирәкми. Зиратлар өстендә бу авылда өмәне ике тапкыр оештыралар һәм анда бер генә йорттан да катнашмыйча калган кеше юк икән! Каратмәннең дә зиратын агач-куак лар баскан булган. Хәтта альпинистлар чакыртып кистерергә туры килгән. Аларга түләргә авыл эшмәкәрләре, хәйриячеләр ярдәм иткән.

– Чистарткач ачыла, барысы да күренә. Истәлекле каберлекләр бар, аларны чатырманлык каплаган иде. Фазулла, Гәрәй, Фәйзекәбир хәзрәтләрнең кабер ташларын таптык, аларны матурлап куячакбыз, – дип сөйли хәзрәт. Аннары, рәсемле каберләр әле дә бар, әйтә торгач, күбесе ташларын алыштырды, мөселман каберлекләрендә сыннар булырга тиеш түгел.

Сүз уңаеннан язып үтик әле, Әхтәм Ибраһимов әле имам булганчы ук, Каратмәннең активис ты иде. Авылдан 4,5 километр тирәсе ераклык тагы чишмәне тергезү, аңа бару юлында үскән чатырманнарны чистартып, авыл янына китерү эшләрен башлап йөрүче дә ул. Каратмәнгә керү юлында бик матур өскормалы, чәчәкләргә күмелеп, үзенчәлекле ял итү урыны булып тора хәзер. Әлеге чишмәне ясау өчен 147 мең сум акча җыелган. Аңа бөтен кеше кушылган, хәтта, изге эш дип, бөтенләй чит кешеләр дә биргән.

Хәзерге вакытта мәчет эчендә дә үзгәртеп кору эшләре бара. Аерым ишек ачып, уку бүлмәсе ясаганнар. Ул бер үк вакытта мәҗлесләр уздыру залы булып та хезмәт итәчәк. Аш-су әзерләү, тәһарәт алу бүлмәләре булачак. Менә шуларны корып бетерергә хәйрия ярдәме күрсәтергә теләүчеләр булыр, бәлки. Бүгенге көндә, белгәнегезчә, акчадан башка берни дә эшләп булмый.

– Ничек яшисебез, авылны ничек яшәтәчәгебез үзебездән тора. Кешеләр кемнедер сүгәргә оста хәзер. Бездә җирлек башлыгы эшләми, район хакимияте эшләми, дип. Ә бит электән халык үз авылында тәртипне үзе булдырып торган. Читтән кем килеп эшләгән? Бу яктан безнең каратмәнлеләр шөкер әйтерлек. Менә авыл күлен ясап ятабыз. Ул чүп лек оясына әйләнеп бара иде инде. Май бәйрәмнәреннән соң һәр шимбә-якшәмбе кемнең вакыты бар, чыгып җыештыр дык. Инде өчтән ике өлешен ясадык. Бик зур һәм бик матур булачак. Ул күл янында ял итү урыны ясарга исәп, – дип, куйган максатлары белән дә уртаклашты Әхтәм хәзрәт.

– Авылда булышыр га атлыгып торучылар да, теләк тә бар. Шулай бергә-бергә яшәргә язсын. Өмәләргә бала – чагаларны да алып килергә кирәк, нинди хезмәт башкарылганын күрсеннәр, катнашсыннар. Минем бер ел дәвамында чишмә буенда бернинди тәртипсезлек күргәнем юк, чөнки алар ул матурлыкны үз куллары белән булдырды. Бу бик үтемле тәрбия чарасы.

Әңгәмә барышында Әхтәм хәзрәтнең якты һәм нечкә күңелле кеше булуына инандык. Шуның өстенә – гыйлемле дә. Дини сабаклар аның совет уку йортларында алган белемнәрен тагын да ныгыткан. Ул мәктәпне тәмамлагач, Буа ветеринария техникумында һөнәри белем ала. Аннан соң Авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетына керә. Анда III курска җиткәч, параллель рәвештә Казанның ветеринария институтында да укый башлый. Шулай итеп, өч дипломлы белгеч 27 ел буе Уразлы совхозында эшли. Аннары 12 ел Яшел Үзән «Ветлечебница»сында хезмәт куя. Каратмән кызы, оста һәм тәмле куллы пешекче Люциягә өйләнеп, матур гаилә коралар, игезәк кызлар һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Кызлар тормышлы, хәзергә сөеп туймаслык бер оныклары бар. Уллары Зөлфәт әлегә үз парын тап маган (кызлар, сезнең колакка), Олы Яке мәктәбендә информатика-математика укыта. «Әгәр дә гаиләм мине хупламаса, ярдәм итмәсә, Яшел Үзәнгә, Казанга йөреп дин белемен ала алмас идем, рәхмәт аларга», – ди, авылы өчен җан атып, алга таба яңа планнар белән яшәүче Әхтәм хәзрәт.

– Без бит әле үзебезнең Каратмәндә бер авыл бәйрәме дә уздырган юк. Менә аны оештырырга кирәк булачак, һәммәбезгә исәнлек-саулык бирсен. Аннары шуны да әйтеп узыйм, мәчетләргә йөрергә тарсынмасыннар иде. Авылларда дин мәсьәләсе аксый. Халык малны Аллаһы Тәгалә биргәнен белә, ә аны мохтаҗлар белән дә бүлешергә кирәклеген аңламый. Алдагы көннәрдә дә шулай бердәм булып, ярдәмләшеп, дус яшәсәк иде.

Амин! Әхтәм хәзрәткә барлык эшләрендә уңыш лар телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: