Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Диләрә Минһаҗева: «Күңелем белән табигать баласы мин»

Сәлам, «Мәктәп дулкынында»!

Алдагы елларда газета укучыларыбызны Әйшә мәктәбе алдынгылары белән гел таныштырып килдек. Менә шул традицияне дәвам итеп, мәктәп тормышында зур урын алып торган, тырыш, акыллы һәм белемгә омтылучан 11нче сыйныф укучыбыз Диләрә Минһаҗева турында язасым килә. Менә, ниһаять, бер рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга мөмкинлек туды.

Диләрә, син 1нче сыйныфтан ук гел яхшы билгеләргә генә укыйсың. Моның сере нидә?

– Тырышлыкта дип уйлыйм, чөнки мин укырга яратам, мәктәпкә дә бик теләп йөрим. Яңа мәгълүматлар туплау, белемемне күтәрү миңа бик ошый. Алай гына да түгел, белгәннәремне бик рәхәтләнеп башкаларга да җиткерергә яратам. Кешеләрнең дә күңелләрен баету миңа рәхәтлек бирә. Белемле кеше белән аралашу, сөйләшү дә кызыклы бит.

– Мин синең белән килешәм, Диләрә. Син барлык фәннәрдән дә өлгерәсең, шулай да кайсылары аеруча ошый? Ни өчен?

– Бик яратып биология һәм химия дәресләренә йөрим. Беренчедән, биологиянең анатомия бүлеген бик кызыксынып өйрәнәм. Булачак һөнәрем табиб­лык белән бәйле булганга, кеше организмының серләрен белү һәм аны өйрәнү бик мөһим дип уйлыйм. Икенчедән, хайваннарны һәм үсемлекләрне бик яратам. Үзебезнең өйдә дә берничә песиебез, этебез һәм аквариумда йөзеп йөрүче балык­ларыбыз бар. Аларны карау һәм тәрбияләү миңа укырга, яшәргә көч бирә. Шулай ук, җәй көне бик яратып чәчәкләр үстерәм. Җәй буе бакчабыз шау чәчәктә утыра. Хәтта аларны фотога төшереп, социаль челтәрләргә куеп, кешеләрне дә сөендерәм, күңелләрен баетам, матурлыкны күрергә өндим. Күңелем белән табигать баласы мин! Ә химия дәресләре минем киләчәк профессиям өчен кирәк, шунлыктан тирәнтен үзләштерергә тырышам. Шулай ук минем өчен бик кызыклы фән дә ул. Әлбәттә, туган телемне дә бик теләп өйрәнәм, мәктәптә үткәрелә торган чараларда актив катнашам.

Син башлангыч сыйныфлардан ук һәр эшкә җаваплы карыйсың. Шушы сыйфатың сине мәктәбебезнең «Идея» балалар оешмасының президенты дәрәҗәсенә кадәр үстерде. Моңа ирешү авыр булдымы?

– Моңа ирешү әллә ни авыр булмады. Тырышлыгым юл күрсәткәндер дип уйлыйм. Әгәр эшеңне яратып башкарасың икән, аның кыенлыкларын сизмисең. Бу юнәлешне мин ныклап 5нче сыйныфтан башладым. Ул вакытта вожатый буларак үземне сынап карадым. Ә 10нчы сыйныфтан шушы оешманың президенты вазифаларын башкарам. Бу эш миннән зур җаваплылык сорый. Шулай ук, укучылар алдында чыгыш ясау, алар белән аралашу осталык таләп итә. Үз фикереңне башкаларга җиткерә белү дә бик мөһим бит. Хәзерге тормыш бик катлаулы, шуңа күрә минем кебек яшьләргә дөрес юлны сайларга да бу оешманың роле бик зур дип уйлыйм. Гомумән, бу эштә үзеңне төрле яктан ача аласың.


– Буш вакытларың юктыр инде. Булса, ниләр белән шөгыльләнәсең?

– Әлбәттә, бик аз. Шулай да вакытым булганда китаплар укырга яратам. Фантастик, детектив жанрда язылган әсәрләргә өстенлек бирәм. Хәзерге вакытта классик язучыларны укыйм, чөнки алар әдәбиятыбыз­ның нигезе булып тора.

Син кешеләрдәге нинди сыйфатларны хуп күрәсең?

– Нинди генә заман булмасын, кеше һәрвакыт әдәпле, тәрбияле, кешеләргә ярдәмчел булырга тиеш, минемчә. Холкым буенча үзем бик ачык күңелле, шуңа күрә мондый кешеләргә өстенлек бирәм, аларны бик яратам һәм хөрмәт итәм.

Диләрә, син инде төпле фикерле, зурлар кебек уйлыйсың. Үзең кебек яшьтәшләреңә нинди киңәшләр бирер идең?

– Беренчедән, тырышып укыр­га, белем ул – кешегә юл күрсәтүче маяк. Хәзерге заманда белемсез яшәү бик авыр, минемчә. Замана укымышлы кешеләрне ярата, шуңа күрә бу сыйфатларны кечкенәдән үк үзеңдә тәрбияләргә кирәк дип, киңәш итәм.


Кайбер өлкәннәрнең хәзерге чор яшьләренә карата фикерләре башкачарак. Ә син ничек уйлыйсың?

– Әйе, һәр чорның үз фикере, үз карашы, минемчә. Безнең чор балалары яңалыкларны тиз тотып алып, югары үрләрне яуларга омтыла. Куркып тормыйлар, тәвәккәл алар, дип уйлыйм. Киңәшем шул: бер урында таптанып тормаска, белемеңне һәрвакыт күтәрергә һәм сайлаган һөнәрең буенча хезмәт итәргә. Үз эшеңне яратып башкару – кеше өчен зур бәхеттер.


Эльвира Бачкова,
Әйшә урта мәктәбенең
туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев