«Чүп салырга савыты да юк, ә түләргә кирәк!»: Яшел Үзәннең Күгеш авыл җирлегендә хисап сессиясе узды
– Бу хисап җыены безгә бәйрәм кебек инде. Шулай бердәм рәвештә эшлик, яшик. Альберт (авыл халкы җирлек башлыгын үз итеп, яратып шулай эндәшә), сиңа бер сүз юк. Без синең хезмәтеңнән бик риза. Алга таба да шулай эшләргә язсын, халык сине хөрмәт итә, сүзең үтә, – дип башлады, Әрәдән тулы бер делегация белән килүләрен хәбәр итеп, әлеге авыл өчен чишелмәс мәсьәлә – юл һәм көнкүреш калдыклары проблемасын ел саен яңгыратучы активистка Гөлшат Шакирҗанова.
– Чүп белән проблема безнең. Авылда контейнер да юк, юл да юк. Ә квитанция килеп тора! ТКО буенча минем хуҗалыкка 14500 сумга җыелды инде. Чүп түккәнем дә юк, чөнки контейнер юк.
Әрә белән Күгеш авыллары арасында юл булмау инде менә шундый җитди проблемага китергән. Чөнки анда көнкүреш калдыклары ташучы зур машина килә алмый. Әмма бу төбәк операторының әлеге күрсәтелмәгән хезмәт өчен ай саен җибәрелгән квитанциядәге сумманы түләмәүгә нигез булып тормый. Менә шундый тәртип. Кайбер хуҗалыкларда инде бу хезмәт өчен 25000 сумгача бурыч җыелган. Халык принципиаль рәвештә түләми. Гаделлек ягыннан караганда, бу дөрес тә. Аларның чүп-чарын алып китмәгән өчен түләсеннәрмени?! Җирлек башлыгы төбәк операторы директорына бу мәсьәлә буенча хат язган һәм җыенга алардан вәкил дә килгән иде. Аның аңлатуы буенча, йортта барыбер калдыклар җыела һәм халык аны кая да булса түгә, дигән сүз. Димәк, түләргә тиеш! Монда ул чүпләрне, Альберт Гатауллинның үзе акча түләп, полигонга илтүе бөтенләй исәп түгел. Түлә, һәм вәссәлам! Әрәлеләрнең, без чүпләребезне мунча мичендә яндырабыз, диюләрен дә колакларына да элмәделәр. Алай итәргә ярамый, калдыклар чыгарылырга һәм аның өчен түләнергә тиеш, бетте-китте! Менә шундый тәртип хәзер һәм, «безнең чүп-чарыбыз юк», «яндырабыз», «күмәбез», дигән булып, ничу кемгәдер акча эшләргә комачауларга! Юл юклыкка да җирле хакимият гаепле, нигә ул калдыкларны алып китүче төбәк операторы техникасына яхшы шартлар тудырмый, понимаешь?! Соң, әгәр дә ул юлны ясарлык мөмкинлек булсамыыы... Бәлки, шуның кадәр калдыкларны ташырга һәм күрсәтелгән (!) хезмәт өчен акча түләтергә теләге ташып торган төбәк операторлары финанслар биредә юл салуны, ә?!
Бу «башын алса – арты ябыша, артын алса – башы ябыша» кебек проблеманы хәл итү юлында әрәлеләргә могҗиза ярдәм итсә генә инде. Ә бит бар иде заманалар, авыл халкы чүп контейнерының ни икәнен дә белми, үз калдыкларын үз хуҗалыгында юк итеп бара иде. Һәм тирә-якта да хәзерге кебек чүп-чар таралып ятмады, беркем елга ярларыннан, чокырлардан, урманнардан чүп оясы ясамады...
Күгеш җирлегенә өч авыл керә (Айдар, Әрә (Тугай дип тә әйтәләр) һәм Күгеш). Хисап елының 1 гыйнварына 242 хуҗалык, 530 кеше исәптә торган. Бер генә бала да тумаган, ә бакыйлыкка күчүчеләр саны – 12.
– Узган елга нәтиҗә ясар алдыннан, авыл җирлегенә зур булышлык күрсәткән өчен район җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсе килә, – дип башлады хисап тотуны җирлек башлыгы Альберт Гатауллин. – Алар ярдәме белән Күгештә ял паркы төзелде, мәктәп белән клуб арасына таш юл салынды, үзәк урамга юл билгеләре урнаштырылып, ике җиргә, автомобильләр тизлекләрен киметсен өчен, юл тигезсезлекләре ясалды, мәдәният йортына гармун сатып алынды һәм күлмәкләр тегелде. Экологлар кисәтүеннән соң, чүп түгелгән чокырны чистарту өчен районнан акча бүлеп бирелде. Җирлегебездә килешеп билгеләнгән үзсалым акчасына да шактый эшләр башкарыла. Ул бездә 18 яше тулган һәр кешедән 1000 сум җыела. 25 мартка кадәр актив рәвештә тапшырып бетереп, дәүләт аны безгә дүрт тапкыр арттырып кайтарсын өчен, банкка салырга кирәк. Аннары ул сумма юллар төзелешенә, тракторга чапкыч, ягулык алырга, механизаторга хезмәт хакына, Айдар авылында кое төзекләндерүгә, Әрә авылы зираты тирәсенә койма тотуга кулланылачак.
2024 елда үзсалым акчасына җирлектә түбәндәге эшләр башкарылган:
- Айдар авылында Яңа урамга – 71 м,
- Күгеш авылында Совет урамына – 50 м, Тукай урамына – 269 м,
- Әрә авылы урамнарына – 39 м озынлыкта юл ясалган.
- Кар чистарту өчен тракторга асылмалы җайланма – «отвал» һәм котырып үскән үләннәрне юк итү өчен сука алынган;
- Өч авылда да чишмә корылмалары яңадан эшләнгән;
- Әрә авылы зираты тирәсенең 470 метры яңартылган;
- Әрә авылында балалар мәйданчыгы җыйналган.
Язманың дәвамын газетабызның №5 (7 февраль, 2025 ел) санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев