Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Чүп проблемасы Бакырчы авылына гына хас түгел

#әйтәмәле

Бакырчыда чүп контейнерларының торышы турында «Әйтәм әле»гә берәү үз фикерен язган иде.

Мин дә җавап итеп шуны җиткерәм: бу проб­лема бер Бакырчы авылына гына хас түгел, күп җирлекләр зарлана. Аннан, халыкта да гаеп бар дияр идем.

Савытларның тулганлыгын күрә торып, ни дип ташлыйсыз соң? Абзарда капчыкта тотып торсагыз да була, машина килгәч чыгарып саласың. Аннан, бөтен җиргә очып, тирә-юньне бизи дип, зарлана беләсез.

Менә безнең урамда да урнашкан ул чүп савытлары. Күршебез, рәхмәт яусын аңа, тимердән капкачлар ясап куйды. Авыл Советына күпме мөрәҗәгать иттек, колакка элүче булмады. Менә шул капкачлар булгач, барыбер әйбәт әле.

Гомумән, тәртипне үзебездән башларга кирәк. Өйләребез чиста, ишегаллары, капка төп­ләре ялт иткән, ә урамда шапшаклык булса да ярыймы? Әйдәгез, туган авылыбызны яратыйк, читтән гаеп эзләп утырмыйк. Шунысы да бар әле, яз җиткәч шул әшәкелекне җыярга мәктәп балалары чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев