Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Чиста су программасы авыл җирлекләрендә

«Чиста су» программасы авыл җирлекләрендә әле дә булса эшлиме икән? Аңа эләгү мөмкинлеге бармы? Газета укучыгыз.

– Әлбәттә, эшли! 2022 елда Осиново бистәсендә су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү планлаштырылган. Проект буенча 3,378 чакрым челтәр сузу, кое казу, насос станциясе һәм башка эшләр каралган. Шулай ук Норлатта (Почта, Совет, Полевая, Зур Кызыл, Кече Кызыл урамнары) су челтәрен проектлау, Яшел Үзәннең Дзержинский-Пушкин урамына кергән су челтәрен капиталь ремонтлауга проектлау планда бар.
«Чиста су» республика программасын тормышка ашыру планы 2025 елга кадәр өстенлекле тәртиптә формалаштырылган. «Чиста су» илкүләм проект кысаларында исә 2021 елда Васильево бистәсендә су әзерләү станциясе төзелде. Станциянең гомуми җитештерүчәнлеге тәүлегенә 4000 куб. м тәшкил итә. 2022 елга Карамалы Тау авылына су әзерләү станциясен төзү планлаштырыла, аның куәте – тәүлегенә 3,0 мең куб. м булачак, – дип җавап бирделәр безгә Яшел Үзән район хакимиятендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев