Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Менә сиңа байлык

Серванттагы йөрми торган капкачлы савытларда әйберләр саклау гадәте һәр гаиләдә бардыр инде ул.

 Бу элек биг рәк тә шулай иде. Кемдер алтыннарын, кемдер ниндидер кирәкле кәгазьләрен һәм күпчелегебез акчаларын шунда саклады.

Узган атнада Алия Гаязовабыз авылга кайткач, заварка чәйнеген алыштырырга булган һәм моңа кадәр матурлык буларак стенкада торган чәйнекне алган. Ә эченнәәән... байлык тапкан!

Элеккеге, әйләнештән төшеп калган мап-матур кызыллы-мызыллы акчалар белән 81 сум! Ул вакытта бу хәйран сумма инде, тулы бер айлык хезмәт хакы! Тик бүгенге көндә аларның кыйммәте кәнфит пичәте дәрәҗәсендә генә шул. Ә үзләре матур!

Кыяфәтләрен оныткан булсагыз, биредәге QR-кодка телефоннарыгызны көйләп, газетабызның социаль челтәрдәге төркемебезгә «элгән» видеоязманы кереп карагыз.
Дуслар, үзегезнең дә кулланышта күптән булмаган савытларыгызны тикшереп карагыз әле, бәлки бер ераграк почмактагысында барлыгы онытылган әллә нинди байлыкларыгыз яшеренеп ята торгандыр.


Әгәр дә кайчан да булса шундый көтелмәгән һәм хәтердән төшеп калган әйберләрегезгә озак еллардан соң тап булгансыз икән, бу кызыклы очрак турында безнең белән дә уртаклашыгыз. Шалтыратыгыз, язып җибәрегез, көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Представляю ничэ еллар стенканы чистартмаган,бэльки катып калган алтыннар Хан замандагы табылыр