Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бәйрәмнәрне менә шулай да уздырырга була

Бүгенге көндә милли бәйрәмнәр, никах, туган көннәр гореф-гадәтләребезне яңадан торгызып, яңартып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады.

Рәсүлебез (с.г.в.) әйтә: «Өйгә бәрәкәт иңсен өчен намаз укырга, азан әйтергә, дога кылырга кирәк», – ди. Без Совет заманнарында коръәнне дә, намазны да ташладык, өйләрдән тынычлык югалды. Хәзер без гореф-гадәтләребезгә кире кайтып, намазлар укып, догалар кылып, шул вакытта Аллаһы Тәгаләдән өйгә бәрәкәт, тынычлык сорап, матур мәҗлесләр уздыра башладык. Һәр кеше гореф-гадәтләрне, йолаларны ихтирам итәргә тиеш дип уйлыйм.

Күптән түгел якын ту ганым Гөлсинә Шиһабетдинованың 60 яшьлек юбилей мәҗле сенә чакырулы булып, Яшел Үзәннең «Тынычлык» мәче теннән Габделхәким хәзрәт Сәфәрхановны чакырып, моңлы азан тавышын, изге коръәнне тыңлап уздырган искиткеч матур бәйрәмнең фотолары, алган рухи азыкны сезнең белән дә бүлешми булдыра алмадым. Бәйрәмеңдә 93 яшьлек әниең, бөтен туганнарың исән-сау булып бергә җыелу – минемчә бәхетнең иң олысыдыр. Айдар, Күгеш авылыннан килгән туганнарын, күрше-дусларын, бала-оныкларын җыеп үткәргән шушындый бәйрәм, бөтенебезнең күңелендә әйтеп бетергесез матур эз калдырганына шик юк! Шулкадәр мул әзерләнгән табын, 42 ел күрмәгән туганнар, танышларым белән күрешү, шәхсән үземне дә, чиксез бәхетле итте бу көнне.

Юбилей булгач, күбебез спиртлы эчемлекләр белән, туган-дусларны җыеп мәҗ лесләр оештырып, күңел ачарга тырышабыз... Ә бит бергә җыелып, коръән тыңлап, әрвахлар рухына дога кылып, күңелле итеп уздырырга була икән. Рәсүлебез (с.г.в.) әйтә: «Туганлык җепләрен өзмәгез, шул вакытта тормышыгыз бәрәкәтле, гомерегез озын булыр», ди. Аллаһымның рәхмәтләре яусын Гөлсинә апага! Алга таба да шушы күркәм гадәтне дәвам итсәк иде! Раббым барыбызны да исәнлектән аермасын, балалар, оныклар игелеге күреп, хәләл ризыклар белән тук ланып, күңел тынычлыгы, гаи ләләребездә иминлек бу лып, бәхетле тормышта яшәргә язсын иде, амин!

Зөлфия Хәйруллина. Күгәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

85

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев