Бәйрәм концертында тагын да ямь өстәп, хезмәтләрен хөрмәтләп
Түбән урысбага мәдәният йортында 8 март бәйрәме уңаеннан бик матур концерт булды.
Һәм аңа тагын да күңеллелек, ямь өстәп озак еллар авыл халкына медицина хезмәте күрсәткән фельдшерларга район башлыгы Михаил Афанасьевның рәхмәт хатлары тапшырылды.
- Гөлнара Сафиуллина, Раушания Газизова һәм Гүзәл Корбангалиева җирлегебездәге авылларда 20 елдан артык биредә яшәүчеләрнең сәламәтлеге сагында бик тырышып хезмәт итәләр. Үз вакытлары белән исәпләшмичә, үз мәшәкатьләрен читкә куеп, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кешеләргә ярдәмгә ашыгалар, беркайчан да авылдашларының гозерен кире какмыйлар. Пандемия вакытында да, үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, аларда махсус костюмнар да, көчле битлекләр дә юк, беренчеләрдән булып алар ашыкты авыучылар янына. Җирлегебездәге һәр кеше әлеге шәфкать ияләренә бик тә рәхмәтле, сау-сәламәт, бәхетле булсыннар! - ди Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев