Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бүген Норлат урта мәктәбендә Чечня сугышы ветераны, МХО катнашучы Роман Абрамов белән истәлекле очрашу булды

Роман Норлат балалар йортында тәрбияләнде.

Соңыннан Норлат мәктәбендә укып чыкты. ПТУда һөнәр алып, Казанда заводта эшләде. 2022 елда мобилизация белән МХО катнаша. Норлатта хатыны Евгения, ике кечкенә балалары яши. Солдат үзенең сугышчан юлы турында сөйләде, балаларның күп сорауларына җавап бирде.

-Очрашу бик җылы атмосферада узды, - дип сөйли Роза Ягудина, Ветераннар Советы рәисе. - Мәктәп директоры Рамил Зиннәтуллин фронтовик кунакка матур теләкләр, рәхмәт сүзләре әйтте. Укучалар батырга Яңа ел открыткалары, хатлар, чәчәк букеты, халкыбызның милли ризыгы - чәк-чәк бүләк иттеләр.

Фотодан күренгәнчә, чын патриот, батыр солдат белән очрашу тирән эчтәлекле, истәлекле булды. Барыбызның бер теләк: сугыш тизрәк бетеп, солдатларыбыз исэн-сау туган илгә, гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев