Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бүген Әйшә урта мәктәбендә 21 февраль Халыкара туган телләр көненә багышланган чара үткәрелде

Мәктәптә төрле милләт укучылары белем ала.

Алар барысын да сокландырып, татар, рус, инглиз, чуаш, үзбәк, мордва, азербайдҗан, чегән, казах, украин, мари телләрендә шигырьләр укыды, матур җырлар җырлады, дәртле биюләр биеде. Чараны 7-8нче сыйныф укучылары белән берлектә мәктәбебезнең туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Эльвира Бачкова үткәрде. Педагог барлык укучылар өчен дә кызыклы чара оештыра алды.

Ә инглиз теле укытучысы Гөлнара Газизова 8-9нчы сыйныф укучылары белән "Принц һәм хәерче" әкиятен сәхнәләштерде. Чара ике дәүләт телендә: татар һәм рус телләрендә алып барылды. Бәйрәм уңай атмосферада узды.

Әйе, Әйшә мәктәбендә төрле милләт балалары укыса да, алар бер-берсе белән дус һәм тату яши! Киләчәктә дә шулай булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев