Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бу вакыйгалар әле дә истә

Берничә ел ел элек, Олы Ачасыр кырындагы катастрофа турында язып чыккан идегез инде.

Искә төшереп үтәсе килә: 1944 елнын 11 февралендә Себердән көнбатышка Америкадан лизингка алынган самолетларны куган вакытта, Татарстан территориясендә 13 самолет егылып төшә, 16 кеше һәлак була. Берсе Олы Ачасыр кырына барып төшә, дөресрәге килеп бәрелә. Бу көнне жиргә кадәр бик нык томан була. Очучыларның рацияләре эштән чыга (монысы бик тә сәер).

Карлар эрегәч бу урынга Ачасыр, Урысбага, Бәчек кешеләре килә башлый, самолетның сүтелә торган детальләрен өйләренә ташыйлар. Миңа 14 яшь иде һәм без апрель аенда, җирләр кипкәч, Бәчектән өчәү шунда менеп киттек. Самолет («Аэрокоб ра») юнәлеше белән Төрләмәгә таба карап калган, винтның аскы өлеше янчелгән, кабина пыялалары юк, утыргычта бик тә нык былчыракка баткан пилот мәете. Йөзен танырлык түгел. Ни өчендер чалбары юк, бер унтые эчендә аяк сөяге күре неп тора. Һәм түзеп булмаслык сасы ис!

 

 

Ничек монда алданрак НКВД кешеләре килмәгән, шунысы сораулы. Соңрак Ачасыр кешеләре самолеттан калайларны, моторын алып киткәннәр. Документлардан партбилетын Норлат райкомына бирүләре билгеле. Ә менә анда булган корал «юкка чыккан». Партбилетка карап, кешесен дә билгеләгәннәр. Ул Тула өлкәсе Степановка авылы егете, 1917 елгы, кече лейтенант Грудаков Иван Степанович булып чыккан.

Шуны әйтергә кирәк – моннан 6 ел элек Тулага мөрәҗәгать итеп караган безнең як кешесе. «Хезмәтегез өчен рәхмәт», – диеп кенә җавап килде ди. Шушы көннәрдә Ачасыр кырына менеп, әлеге урынны искә төшерергә маташтым. Бөтен хәтеремне жыеп, якынча урынны билгеләп булды. Бу Ачасырдан Төрләмәгә бара торган элеккеге дамба урынындарак. Хәзер якын ук каен посадкасы да үсә. Ул урыннан Урысбага күренми иде, ә менә Ачасыр фермалары бик үк еракта түгел. Хәзерге кәрәзле телефон вышкасыннан алып, якынча 800 метр лардыр.
Грудаковны кайда җирлә гәннәре дә билгесез. Якынрак булган урыс авылы зиратына күмделәрме әллә.

Салих абыегыз Сәлимханов. Бәчек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шул самолетнын берсе Эни кыр сукалаганда килеп тошкзн. Эни сойлэве буенча ул кырдагы халыкны тирэ якка китегез диеп кычкырган. Э лётчика су эчергэн.

    2
    X