Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

"Бәрәңге Fest"

Яшел Үзән районы Норлат авылында оештырылган "Бәрәңге Fest" фестивалендә бәрәңгенең кыздырылганы, пешкәне, кыстыбый, драниклар, бөккәннәр һәм пироглар — барысы да бар иде

Әле җанлы бәйрәмнең инициаторы «Яшь йөрәкләр» берләшмәсе җитәкчесе Ләлә Хаҗипова. Нәкъ менә ул, авылда пенсионерлар клубы оештырып, файдалы һәм шатлык китерерлек актив аралашу хәрәкәтен башлады.

Ә хәзер яшь йөрәкле апалар әле акча да эшли - федераль грант оттылар. "Бәрәңге Fest" - аны тормышка ашыру этапларының берсе.

Бәйрәмгә бик күп якын-тирә авыллардан да активистлар килде - 12 команда җырлады, биеде, ярышты. Барлык ярышлар да бәрәңге белән бәйле иде. Аны тизлеккә утырттылар да, чистарттылар да, «бәрәңге викторинасы» сорауларына җавап бирделәр, аның турында җырлар җырладылар һәм кызыклы тамашаларда сөйләделәр.

Әлбәттә, сыйландылар да! Ничек инде бәрәңге бәйрәме түгәрәк табынсыз узсын?!

- Бәйрәм искиткеч матур һәм күңелле килеп чыкты! Йөздән артык кеше килде һәм барысы да катнашты! – дип шатлыгы белән уртаклаша Норлат җирлеге башлыгы Илдус Саттаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев