Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бөек Җиңү көне якынлаша

Шушы якты, матур дөньяларда яшәр өчен дәү әтиләребез, дәү әниләребез үзләрен кызганмыйча фашист илбасарларына каршы сугышылар

- Безнең Бишнә авыл җирлегеннән дә 469 кеше Бөек Ватан сугышына китә. Шуларның  215 кеше сугыш кырында ятып кала. Исән ветераннарыбыз юк , урыннары җәннәттә булсын. Авылыбыздагы сугыш чоры балаларын һәм махсус хәрби операциядә хезмәт иткән егетләребезнең әниләрен кунакка дәштек. Чарабызда шигырьләр укылды,Багавиева Ләйсән "Отмените войну" җырын башкарды "Бәйрәм" коллективы матур ретро җырлары җырлады. Лаеклы ялдагы китапханәчебез Фирдәүс апа моңлы җырлары белән кунакларыбызны таң калдырды. Һәрвакытта да Фәүзия апабыз бәйрәмебезне үзенең мөнәҗәте белән моңландырып алды.  Йа, Раббым дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз булсын иде, - дип яза Бишнә мәдәният йорты җитәкчесе Илфат Сабиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев