Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Битараф булмыйк, яшьләргә үрнәк күрсәтик

Безнең гомергә заманаларның төрле вакыты туры килде. Без үскәндә, сугыш тынып, аның авырлык ларыннан әкренләп чыга торган чак булса да, аның авырлыгын сизмәдек, киләчәккә өмет белән яшәдек.

Дөрес тәрбия алдык, барына риза булдык: октябрят, пионер, комсомол исемнәренә тап төшермичә мәктәп елларын үттек. Үзебезнең туйганчы ашарга булмаса да, тимурчылар булып, ялгыз калган әби, бабайлар белән хәзинәдә барын бүлештек, аларга көчтән килгәнчә булыштык. Барыбыз да тигез идек.

Совет чоры мәктәбе безгә чын тәрбия бирде. Без шул тәрбия белән үзебезнең тормышны кордык. Югары белем алдык, акчасы әллә ни күп булмаса да, барына риза булып, белгечлегебез буенча намус белән эшләп, гомер иттек. «Перестройка» дигән яңа сүз безне үзгәртә алмады. Булганына шөкер итеп, хезмәт белән яшәп, лаек лы ялга чыктык.

Олы яшьтә булсак та, күңел күзе үзебездән олырак, ялгыз калып, яшәп яткан әби-бабайларны күрә, аларны хәлдән килгәнчә сөендерәсе килә. Олы кешеләргә әллә ни күп тә кирәкми, игътибарың булса, бергә җыелып Коръән ашы уздырып, чәй эчсәң, түгәрәк даталары белән котласаң, матур сүзләр әйтсәң, күңелләре була. Безнең арада Яшел Үзән шәһәрендә яшәп, шунда намус белән хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан олы яшьтәге ике әби – Миңлегөл апа Җәләлиева һәм Мәрьям апа Биктаһированың олы юбилейлары – 90 яшьлек гомер бәйрәмнәре булып узды. Без аларның шатлыкларын уртаклаштык, җыелып бәйрәм иттек.

Нур өстенә нур өстәп, бу бәйрәмгә зур күчтәнәчләре белән шәһәр хакимияте вәкилләре дә, алар хезмәт куйган завод дирекциясе дә, лаеклы ялдагы пенсионерлар белән элемтәдә торучы профком хезмәткәрләре дә кушылды. Шәһәр эшмәкәрләреннән Әнвәр Миңнуллин да, матди ярдәм күрсәтеп, әбиләрне сөендерде.

Форсаттан файдаланып, бу киң күңелле эшмәкәргә, шәһәр халкы исеменнән олы рәхмәтне җиткерәсе килә. Уңышлар сезгә Әнвәр әфәнде! Тантанага мәчеттән дә кунак лар килде. Олы кешеләргә әлләни күп кирәкми: игътибар булса, җыелып үткәннәргә сәяхәт итеп, бергәләшеп чәй эчсәң, Коръән укытсаң, хәлдән килгәнчә бүләкләр бирсәң, алар үзлә ренең кирәклеген тоеп, шатлана, догаларын кыла. Теләгем шул: әйдәгез тирә-юньгә күз салыйк, битараф булмыйк.Үзебез дә яшьлек ягына таба бармыйбыз бит, яшь буынга үрнәк күрсәтик! Әбиләргә алдагы гомерләрендә саулык телик!

Фирдәүсә Кәримова. Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев