Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бишнә мәдәният йортында , халкыбызның гореф-гадәтләре, йолаларын өйрәнүгә багышланган чара узды

Әбиемнең серле сандыгы Кызыктыра безне күптәннән Ач әбием,безгә күңелеңне, Яшь буынга мирас булып калсын, Бер хәзинә калсын үткәннән.

- Балаларны авылыбыздан җыйган хәзинәләр белән таныштырдым. Мәдәният йортыбызда дәү әниләребез кич утырып чиккән сөлгеләр, тәрәзә кашагалары, эскәтерләр, дәү әтиләребез үз куллары белән эшләгән гөбе, сырлы бәләк, җилпүс һәм башка хәзинәләребез саклана. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары һәм уеннары турында сөйләштек. Безнең балаларыбызга Сабантуй бәйрәме бик ошый, чөнки бәйрәм алдыннан бергәләп авылга бүләк җыярга чыгабыз. Ел саен җәй көне өлкәннәребезне кунакка чакырып, татар халык уеннарын уйнап күрсәтәбез, дәү әниләребез дә читтә калмый, безнең белән уйныйлар. Бүгенге чарабызда да "Капкалы", "Бакчабызга бәрәңге чәчтек без" һәм башка татар халык уеннары уйнадык.

Безнең бурыч, балаларда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү, йола һәм гореф-гадәтләрнең алыштыргысыз тәрбияви чара булуын балаларга җиткерү, - дип яза Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев