Бишнә җирлегендә Ватан Геройларын искә алдылар
9 декабрь - Ватан Геройлары көне буларак билгеләнеп үтелә
Һәр төбәк, һәр ил изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән, ил-көннәрнең тыныч вакытында намуслы, фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә данланган геройлары белән горурлана. Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү – ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларын искә алу көне дә.
- Бишнә җирлегендә дә Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән Советлар Союзы геройларыбыз бар, Алтынов Николай Николаевич, Колчанов Михаил Егорович. Батырларыбызның даны мәңгелек!
Илебездә киеренке чор, халкыбызның иреген чикләргә тырышучыларга каршы көрәш бара. Әлеге махсус хәрби операция зонасында барган бәрелешләрдә безнең авылыбыздан мобилизацияләнеп, контракт буенча, үз ирке буенча киткән ир-егетләребез дә катнаша. Салават Нигъмәтҗанов, Ринат Мәҗитов,Ришат Хөсәенов, Алмаз Сабирҗанов, Алмаз Мәҗитов, Рамил Шаһиев, Руслан Шаһиев, Алексей Яковлев, бик кызганыч Айдар Мөхәммәтшин, Фаил Зарипов Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булдылар. Илебез һәм аның тарихы белән горурланабыз. Туган җиребездә һәрчак тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен иде. Геройларыбыз йөргән сукмаклардан горурлык хисләре белән алга атлыйк, исемнәрен онытмыйк, яшь буыннар алдында аларның кылган игелекле батырлыклары турында исләренә төшереп торыйк, - дип яза Бишнә мәдәният йорты мөдире Илфат Сабиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев