Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бишнә авылында Өлкәннәр көнен билгеләделәр

Бишнә авылы мәдәният йортында хезмәт итүче Илфат һәм Рәхилә Сабировлар 28нче сентябрьдә бик матур бәйрәм – Өлкәннәр көне үткәрде.

Әлеге чараны оештыруда аларга китапханәче Кристина, техник хезмәткәр Гөлназ, «Бәйрәм» ансамбле кызлары да булышлык күрсәтте. Баянчы егетебез – Зөфәр Билалов исә моңлы гармун көйләре белән бәйрәмгә ямь өстәде.

Бәйрәмдә мәктәп укучылары да катнашты. Беренче сыйныфтан алып, тугызынчы сыйныф укучыларына кадәр төрле яшьтәге балалар матур чыгышлар әзерләгән иде. Рәхилә остазлары белән бакчадан ук бергә бию белән шөгыльләнгән 9нчы сыйныф егетләре бәйрәм кунакларын таң калдырды. СөбханАллаһ, дип карады аларны барсы да. Асыл егетләребезнең сәхнә костюмнары да күз явын алырлык матур, бию осталыклары да искиткеч иде.

«Бәйрәм» ансамбле кызлары кунакларга матур җырларын бүләк итте.

Авылыбыз сандугачы – Фирдәвес Шиһапов та читтә калмады – күңел кылларын тибрәндереп, йөрәккә үтеп керерлек композицияләрен башкарды. 

Имам Таҗиев Нургали Өлкәннәр көнен Коръән сүрәләре белән бизәде.

Өлкәннәр көнендә шулай ук авыл җирлеге башлыгы Илгиз Фәтхуллин да катнашты. Аңа бәйрәмне оештыруда булышлык күрсәткәне һәм олыларны шулай зурлап котлавы өчен зур рәхмәт!

Гомумән, бәйрәмнең барлык оештыручыларына, катнашучыларга олы рәхмәтләремне белдерәм. Алга таба да шундый күңелле бәйрәмнәр булып торсын. Илебездә тынычлык урнашсын, барчабыз да сау-сәламәт булсын! Әмин.

Бишнәдән, уңышлар теләп, Абдуллина Сөмбелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев