Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бишнә авылы мәдәния йортында, яссы калфак ясау серләренә өйрәнгәннәр.

Чигүле калфак кигән татар кызларына карап сокланмый мөмкин түгел.

Ә менә яссы, түбәтәй формасындагы калфакларның килеп чыгу тарихын сез белә идегез микән? 

- Бишнә авылы мәдәния йортында  аның серләренә төшендек. Ул менә болайрак. Явыз Иван калфагын салырга кушкач, Казан ханбикәсе - Сөембикә каршы килгән. Шулчак ачулы патша аның очлы калфагын кылычы белән кисеп төшергән. Шул рәвешле, ханбикәнең башында калфагы очсыз, яссы булып калган. Әмма, бернигә карамастан, ул аны салмаган. Шулчак калган хатын-кызлар да аңа терәк булу йөзеннән калфакларының очын кисеп, хәзергечә яссы итеп кия башлаганнар. "Ромашка" коллективы кызлары белән без дә яссы калфак тектек. Ә егетләребез кызлар калфак теккән арада, оливье салаты ясадылар, - дип сөйли Бишнә мәдәният сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев