Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Биргән васыятенә тугры кала Мулла Илендә яшәүче Кашаповлар гаиләсе ятим калган күрше егетен тәрбиягә ала

Һәр елны декабрь аеның беренче ункөнлегендә республикада, шул исәптән районда, инвалидлар декадасы старт ала.

Бу көннәрдә без игътибарыбызны физик мөмкинлеге чикле кешеләргә юнәлтәбез, аларның көчле ихтыярлы булуларына сокланабыз, тормышта үз юлларын табып, авырлыкларга бирешмичә, зарланмыйча яшәүләрен башкаларга үрнәк итеп куябыз.
Шулай ук, авыру балаларын, якыннарын тәрбияләүчеләрнең дә никадәр сабыр булуларын күрсәтү һәм аларга ярдәм итү дә мөһим бурычларның берсе булып тора.


Бу дөньяда нинди генә кешеләр юк, хәтта сәламәт балаларыннан баш тартучылар да очрый. Ә шул ук вакыта, бөтенләй чит-ят кешене, өстәвенә авыруны, үз канаты астына алып, тиешле тәрбиясен күрсәтүчеләрне очратып, олы йөрәкле булуларына таң каласың. Нәкъ менә шундый киң күңелле гаилә белән очрашу өчен без Мулла Иленә юл тоттык.


Кашаповлар безне колач җәеп каршы алды. Исәнләшергә дип кул сузучы озын буйлы егет Рәмил абый икән. Ипләп кенә Рәшидә апа янында бер тынын да чыгармый гына, аралашуыбызны тыңлап утырды. Рәмил Сабитов Кашаповларның якын туганнары түгел, ә күршеләре. Шуңа да аны тәрбиягә алгач, төрле сүзләр ишетергә туры килә.


Булды инде, ул чакта «ник җафаланасың, акчасына кызыгасыңмы» дигән сүзләрне еш ишеттек. Без Рәмилнең әнисе Әлфия белән бик ерак туганнар, яннарына барып йөрдем. Бервакыт мин килгәч, бик каты уйланып утыра бу. Нәрсә булды соң, дип сораган идем дә, ә ул борчылып: «Мин булмасам, улым психбольницага эләгер, сөйләшә белми, ашыйсым, бәдрәфкә барасым килә, дип әйтә алмас, ничекләр генә яшәр ин-де?» – дип әйтеп куйган иде. Чәй эчеп утырган чак. Шунда мин дә югалып калмадым, Әлфия апа, васыять итеп әйтәм, улыңны үзем тәрбиягә алырмын, дидем. Әлфия апа бакыйлыкка күчкәч, йорт ачкычын тотып, туганнарына да бардым, берсе дә кирәкми диде, дип искә ала ул чакларны Рәшидә апа.


Шулай итеп, Рәмилне ялгызын калдырмыйлар, биргән васыятенә тугры калып, үзләренә алып кайталар. Бу көннән соң инде алты ел вакыт узган. Рәмил абый сөйләшә алмаса да, әйткәнне аңлый һәм тирә-юньдәгеләргә зыян салмый. Хәтта, кызлары Алсуның баласы кечкенә чакта, коляска да тирбәтә. Шулай ук хуҗалыктагы мал-туарны карый, су ташый, хәленнән килгәнчә ярдәм итә. Кечерәк чакта Рәмилне әнисе укытып караган, мәктәпкә дә йөргән, әмма сөйләшә белмәгәч, ничек белем алсын соң ул?! Аллаһ Тәгалә аны менә шулай яраткан, бер гөнаһсыз җан инде... Әле дә ярый гомер юлында Кашаповлар кебек, башкалар язмышына битараф булмаган кешеләр очраган. Алар булмаса бүген Рәмил абыйның язмышын күз алдына китерүе дә авыр.


Рәшидә апа Мулла Иле кызы. Төзелештә эшли, йортлар сала, барлык авыр хезмәтне башкарырга туры килә. Аннан 11 ел фермада сыер сава, бозаулар да карый. Пар канаты Марселе белән дә туган авылында таныша.
Йортыбыз каршындагы күлне казырга дип эшчеләр килде. Лаеш егете Марсель дә җир бораулаучылар арасында иде. Таныштык та, берничә көннән мин аның белән Хәерби дигән авылларына, Норлаттан өч ел йөргән егетемне ташлап, киттем.
8 мартка бүләк итеп капрон яулык алып килгән иде бит әле үзе. Ә мин Марсельне сайладым. Бер күрүдә гашыйк булулары шушыдыр инде. Лаеш районында ике генә ай яшәдек. Әткәй үлеп, әнкәй ялгыз калгач, Мулла Иленә кайтып төпләндек. Бер-бер артлы биш балабыз туды, дөньябыз түгәрәк иде,
дип сөйли Рәшидә апа.


Кашаповлар гаиләсенә 2006 ел башка сыймаслык фаҗигаләр китерә. 22 июньдә – үзенең туган көнендә уллары Ринат якты дөнья белән хушлаша. Хәсрәттән айнып та өлгермичә, җидесен укытып йөргән көнне Маратлары да үз-үзенә кул сала. Җенледер бу урын дип, алар үлгән мунчаны болынга алып чыгып яндырып та карыйлар, әмма Кашаповларның күрәселәр алда булган икән әле. Өченче уллары Марс та шул ук юл белән якты дөньядан китеп бара. Бу хәлләргә 8 ай узгач, Айрат та асылынган, дигән шомлы хәбәр килеп ирешә. Нәрсә бу, күрәчәкме? Дүрт ир баласын югалт кан анага күңелен юатырлык сүзләр табарга мөмкинме соң?! Сөеп, назлап, бәхетле булыгыз, диеп үстергән улларын югалт кан ата-анага алга таба яшәргә кайдан көч табарга да, ничекләр итеп тормышны дәвам итәргә? Әле дә ярый Алсулары бар!


Алсу дүрт малайдан соң көтеп алынган кыз ул. Абыйларының ныклы канаты астында, иркәләнеп үссә дә, олы тормышка аяк баскач, көчле рухлы, әти-әнисенә дә ныклы ярдәмче булырга туры килә. Казан егетенә кияүгә чыга. Икенче улы Русланны тапкан вакытта бу мәхшәрле көннәр башлана да инде.
Үзем ишле гаиләдә үссәм дә, күп бала табу турында хыялланмадым. Абыйларымны югалт каннан соң, әни акылдан язмасын дип, нәкъ менә аның кебек 4 ул, бер кыз таптым. Әти-әнине шушы сабыйларым белән генә азрак булса да хәсрәт утыннан чыгара алганмындыр дип уйлыйм. Шәһәрдә яшәсәк тә, балаларым авыл мәктәбендә белем ала. Аннан абыем Марсның хатыны балалары белән араны өзгәч, улы белән кызын опекунлыкка алдым. Ул чакта бәләкәйләр иде әле, мәктәп бетереп, шәһәрдә укырга урнаштырдым. Әдилә ятим бала буларак фатир алды. Әлфисем әле генә армиядән хезмәт итеп кайтты, эшкә урнашып йөргән көннәре. Инде хәзер авылдашыбыз Рәмилне опекунлыкка алдым, – дип сөйли Алсу.


Менә шулай, Рәшидә апа кызы белән җиде бала тәрбияли. Һәм алар янына Рәмилне дә сыйдыралар. Күңелең иркен булсын икән ул! Алсуның ире ерак юлда йөк ташучы булып эшли, Волжск шәһәрендә төпләнсәләр дә, төп яшәү урыннары авылда. Мулла Иле мәктәбен ябылудан саклыйбыз, дип тә көлешә үзләре.
Рәмил безнең гаилә әгъзасы инде ул. Улларыбызны югалткач, юаныч, терәк булыр дип тә тәрбиягә алдык. Аллаһ Тәгалә әҗер-савапларын бирсен дә, исәнлегебездән аермасын, – ди Рәшидә апа.


Кашаповлар белән саубуллашып чыкканда башымда бер генә теләк бөтерелә иде: бу гаиләнең барлык кайгы-хәсрәтләре үткәндә калсын да, оныклар рәхәтен күреп, бәхетле яшәргә насыйп булсын! Сез бу бәхеткә бик тә лаек. Йортыгыз бүгенгедәй бала-чага тавышына күмелеп, шатлык-сөенечләр генә тоеп яшәргә язсын.

Ә инде Рәшидә апа белән әңгәмәбездән өзекне сез телефоннары гызны газетабыз да күрсәтелгән QR-кодка көйләп карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев