Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Билгесез солдат көне - Россия тарихында яңа истәлекле көн, ул һәр елны 3 нче декабрь көнне билгеләп үтелә

Бу көн сугыш вакытында һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү.

Солдат батырлыгы беркайчан да онытылмаячак. Россия гаиләләренең һәр икенчесе сугыштан кайтмаган туганнарын һәм якыннарын искә ала.

Без, Акьегет мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән сугышта һәлак булган билгесез батырларыбызны шәмнәр кабызып, бер минут тынлык белән һәйкәл янында искә алдык. Шулай ук "Исемең - билгесез, батырлыгың - үлемсез" дигән китап күргәзмәсе дә оештырылды. Әлеге чарада һәр катнашучыга рәхмәтебезне белдерәбез.

 Дөньябыз имин, ил - көннәребез тыныч, күк йөзебез аяз, тормышыбыз якты, матур, балалар бәхетле булсыннар иде дигән теләктә калабыз.

 

Чыганак: Акъегет авылы мәдәният йорты Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X