Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бик күңелле ял иттек

Октябрь аенда Өлкәннәр көне билгеләнә. Ул бер көн генә түгел, ае буе дәвам итә. Соңга калып булса да шул турыда язарга булдым әле. Инде соң булса да – уң булсын!

Безнең Наратлы авылында да Өлкәннәр көнен ел саен зур әзерлек белән уздыралар. Хәзер бит авылда да битлек киеп йөрибез, менә шулар белән авыз-борыннарыбызны яшердек тә, клубка юнәлдек. Безне анда бик хөрмәтләп каршы алдылар. Өстәлләр хәзерләгәннәр, анда нинди генә сый тезмәгәннәр!
Йөри ала торган өлкән нәр җыелып беткәч, авыл советы сәркатибе Флюра Вәлиева, клуб мөдире Илүзә Сәмигуллина матур итеп котлады, җылы теләкләр теләде. Аларга башкалар да кушылды.

Табын артында тәмле чәй белән сыйлана-сыйлана, концерт карадык. Безгә матур-матур җырлар, нәфис сүзләр тыңлаттылар, скетчлар күрсәттеләр. Хөршидә Гайнуллина, Миләүшә Зиннәтуллина, Фәния Гайфуллина бик матур итеп кичәне алып барды, шундый күңелле булды, чын бәйрәм ясадылар. Аннары зәлидә оештырдылар. Клубыбызда җылы, чиста. Аны шулай тәртиптә Сөнгатуллиннар карап тота. Барчасына да бик рәхмәтле булдык без картларны олылаганнарына.

23 октябрь көнне «Әпи пә» дигән татарча кино күрсәтеп киттеләр. Картайдык, дип тормадык әле, кинога да бардык. Бик күңелле булды, рәхмәт инде безнең кечкенә авылларны исәпләп, хөрмәт иткәннәре өчен, аларның да эшләрендә уңышлар телибез. Тагын каршы алырга насыйп итсен, диеп таралыштык.
Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Сезне барыгызны да 25 еллыгыгыз белән тәбрик итәм. Эшегездә уңышлар, гаилә бәхете теләп калам. Киләчәктә шулай зурлап 30 еллыгыгызны да каршыларга язсын, дигән теләктә безнең авыл халкы. «Яшел Үзән»не бик яратабыз, көтеп алабыз.

Сәлам белән, Гөлсем апагыз Нигъмәтҗанова.
Наратлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев