Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бүген район хакимияте вәкилләре Олы Яке авыл җирлегендә булды

Биредә җитәкчелек берничә предприятиене: Ситдыйков КФХ, "Светлое озеро", Брюханов ИП һәм янгын депосы эшчәнлекләре белән танышты.

Территорияләрне карадылар, продукция белән таныштылар, үсеш стратегиясе турында фикер алыштылар.

Илдар Ситдыйков гаиләсе алар өчен чын ачыш булды. Кызы Мәрьям 10 яшендә инде үзе җитештергән как сата, бу безнең районның киләчәге. Ә кечкенә улы Кәримне чын күңелдән туган көне белән котлап, кечкенә бүләкләр тапшырдылар.

Олы Карагуҗа авылында, шулай ук, үсемлекчелек белән шөгыльләнүче Җиһаншин КФХсын, хуҗалык мәйданын да карадылар, төзелеш һәм төзекләндерү мәсьәләләре, предприятиенең үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев