Яшел Үзән

Безнең заман каз өмәләре

Ноябрьнең 7-8ләре. Октябрь бәйрәме көннәре җитте дә, үтеп тә китте. Кар юк әле. Октябрь бәйрәменә авыл халкы әллә никадәр зур эшләр тәгаенләп куя иде. сугым суярга, артык тамак – сарык бәрән-тәкәләрен киметергә, бодай кисмәгенең төбенә төшеп җиткәнче казларны суярга.

Октябрь бәйрәменә көннәрне суыта, кар яуган була иде. каз өмәсе дигәннән, ул чакта каз бәбкәләре чыгара торган инкубаторлар юк иде әле. Шуңа да, һәр хуҗалыкта бер пар ата һәм ана каз асрыйлар. Ул язга таба унлап йомырка сала. Аны бер ай басып, бәбкә чыгара. Алты-җиде бәбкә чыгарса, аны тилгәннән саклап үстереп булса, яхшы да бит. Бик алай уңышлы чыкмый әле ул, кайсы йомыркалар тонык була, кайсысы борынлаганда томаланып үлә. Алты- җиде бәбкәсе булган хуҗалык кыш буена турамчыкка (ашка тәм чыгарырга) каз итен куллана. Ата-ана каз җәй буе бер-ике бәбкә ияртеп йөргәннәр дә бар.

Сүзем каз өмәсе турында бит. Алты-җиде каз бәбкәсе хуҗалык каз өмәсен ясый да ясый инде. Алты-җиде казга алты-җиде кыз чакыралар. Каз суючысы булмаганнар, бу эшне башкарырга ир-атны да дәшә.

Бер урынга ябып куйган казларны тизрәк тоталар да, суярга әзерлиләр. Аякларын бәйлиләр, кабартканда муенын бәйләргә дип, кызлар калын җеп әзерли. Өмәле йорттагы каз кычкырган тавыш бөтен урамны яңгырата. Кемнең үләсе килсен?! Суйгач, тизрәк муенындагы каннарын сөртеп, бугазларын алып, өреп кабарталар.

Берсе өрә, бер кыз канатларын кагып-кагып, каз күперсен дип, селки дә, муенын кысып бәйләп куя. Хәзер велосипед насосы белән генә кабарталар. «Хәрәм йон»нарын йолкып, муен тирәсендәге каннарын чис тарталар да, ашыга-ашыга өйгә, йолкырга керәләр. Ә өйдә каз мамыгын йолкыр өчен зур урын – палас әзерләп, мамык чәчелмәсен дип, кагып куйганнар. Чәчелмиме соң? Бөтен нәрсәгә очып куна ул каз мамыгы.

Башта күкрәктәге мамыкны сыдырып төшерәләр, шуннан соң каты каурыйларын. Аннары каз канатын аерып алалар да, ныклап чистарталар. Йолкынган казны салкын чоланга чыгарып, мае булган урынын кисеп, кар куялар. Мае катса, эчен алганда уңайлы була. Шул арада, кызлар каурыйлар сыдыра тора, егетләр тегәч (майлау өчен) үрә, берәүләре баш чистарта, аякларын пешекли. Казны бик тиз, оста, ертмыйча йолкучылар безнең якта төрек Зөһрәсе, Закирә Фатыймасы иде. Без бер каз йолкыганчы, алар ике казны эшкәртеп өлгерә иде.

Эчен оста, чиста итеп алучылар була. Алар маен аерым, эчәгесен, бүтәкәсен, йөрәген-бавырын җайлап ала. Бавыр алу четерекле эш – аның янында үт бит. Ул шартласа, итнең дә, эч-башның да кадере кача.

Өмәгә килгән егетләр бакчада кар өстендә чырагач белән элдереп, чыбык көлтәсе ягалар, каз өтәргә әзерлиләр. Чыбык көлтәсе ялкынлап яна, казны корымлатмый, берәүләре баш өтә. Бериш кызлар казлар өтеп, кизләүгә юарга төшәләр, анда да чират була торган иде әле. Бер кыз өй җыештырырга кала. Мамыкны мендәр сүрүенә тутырып, кибәргә куялар.

Кызлар кайткан вакытка өй җыештырылган, өстәл әзерләнгән, каз ашы пешкән. Күңелле итеп, кызык хәлләрен сөйләп, көлешә-көлешә чәй эчәләр дә, кичкә аулак өйгә килергә дип, таралышалар. Бу – 1965 еллар өмәсе.

1975 елларда Һава апа казларны үтүкләп йолкуны өйрәтте. Тиз дә, уңайлы да йолкына икән алай. Каз бәбкәләрен дә, Ормар инкубаторыннан сатып алып, күп итеп үстерә башладылар. Тагын да соңрак, шуннан үскән, әзер каз сатып алып суя башладылар. Үстерәсе дә юк.

Хәзер йолку да уңайлы. Казны насос белән кабарталар, суы кайнап торган бакка тыгып алалар да, тиз-тиз йолкыйлар. Өтү дә җайлашкан, газ белән. Чис та да, тиз дә. өйне дә туздырмыйлар. 3-4 хатын-кыз 15-16 казны төшкә кадәр йолкып бетерә, кизләүгә төшү дә юк, һәр йортта су кергән бит.
Өмәчеләр күбесе киленнәр хәзер, авылда кызлар аз. Аулак өйләр – үткәндә калды. Казларны да, кар яуганны көтмичә, вакыты җиткәч суеп, суыткычларга тутырып куялар. Халык иркен, бик иркен, бай яши. Аллаһка шөкер!

Рәйханә Зәйнуллина.
Яшел Үзән-Бакырчы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: