Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Безнең җирлекләргә яңа уңайлыклар килә

Район башлыгы Михаил Афанасьев Зур Ключи авыл җирлегендә булды. Биредә Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов катнашында районда беренче модульле кибет ачылды.

Эшлекле визитын район башлыгы нәкъ менә яңа ачылган «Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блоклы-модуль пункт» ын караудан башлады. Әлеге комплекс республика программасы буенча төзелгән.

– Чынлыкта андый объектлар безнең районда кимендә 10 булыр га тиеш, – диде район башлыгы Михаил Афанасьев. – Моңа кадәр моның белән берәү дә шөгыльләнмәде, ә бит авыл җирлеге өчен бу бик уңайлы объект. Беренчедән, биредә барлык азык-төлекне – икмәктән башланып, иткә кадәр сатып алырга мөмкин, икенчедән, бу пунктлар кышкы чорда да, җәйге чорда да уңайлы.
Михаил Павлович сүзләренә республикабызның Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов та кушылды:

– Әлеге программа республикада 800 торак пунктта стационар сәүдә челтәре булмау сәбәпле кабул ителде. Әгәр бөтен Татарстан буенча 116 шундый комплекс эшли икән, Яшел Үзәндә шундый беренче объект ачылды. Киләсе елда Новочувашский бистәсендә комплекс ачу планлаштырыла, ә 2023 елда район башлыгының Яшел Үзән районы авылларында һәм җирлекләрендә берничә комплекс ачу үтенече бар.

Шуны да аңларга кирәк, рес публика программасы буенча әлеге комплекслар торак йортлар 100дән дә ким булмаган авылларга гына исәпләнгән.
Шулай ук, визит барышында җитәкчеләр «Индейка» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының эш барышы белән дә танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X